Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Халык артисты үпкә ялкынсынуы аркасында сырхауханәгә эләккән

СССРның халык артисты Александра Пахмутова үпкә ялкынсынуы аркасында ведомство клиникаларының берсендә дәвалана.

112 мәгълүматлары буенча, күп кенә танылган җырлар авторының хәле 6 декабрьдә үк начарлана. Аның температурасы кискен күтәрелә һәм бераз сулыш алу авырлаша, ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Александра Пахмутовны пневмония диагнозы белән хастаханәгә озаталар. Хәзер табиблар дәвалаудагы катлаулануларны булдырмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Александра Пахмутова Яңа елны хастаханәдән читтә, якыннары белән каршы алырга өметләнә.

Чыганак-фото: 112 телеграмм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев