«Хайваннарга даруларны күрше республикага барып алабыз» Яшел Үзәннең Күгәй авыл җирлегендә хисап сессиясе узды
Җирлек башлыгының узган елгы эшчәнлегенә хисап ясау сессиясенә халык илле урынлы яңа клубны тутырып килгән иде. Әгәр дә кайбер авыллардагы кебек иске, әмма зур мәдәният йортын төзекләндергән булсалар, анысы да тулыр иде. Күгәйлеләр дә, тау илелеләр дә актив алар, авыл өчен мөһим чаралардан, вакыйгалардан читтә кала торганнардан түгел.
Фәния Хисаметдинова җирлектә яшәүчеләрнең үтенеч-гозерләрен көндәлек эш барышында тыңлап, хәл итеп бара, әлбәттә. Үзсалым акчасына да эшләр башкарыла. Әмма бит мондый еллык җыенга район җитәкчелеге белән көнкүреш төрле хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре дә килә һәм урында гына хәл итәргә мөмкин булмаган җитди мәсьәләләр аларга җиткерелгәч, уңай нәтиҗәгә өмет уяна. Бу юлы да халык җирле проблемаларга битараф калмады, аларны сессиягә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин, яңа билгеләнгән баш ветеринар Илдус Хатыйпов, Норлат зонасы ТКХ җитәкчесе Ленар Садриев игътибарына яңгыратты. Аларның берничәсен биредә язып узыйк әле, ерак сандыкка салып, онытырлык булмасын.
– Хайваннарга дару кирәк булганда Чувашиягә, башка республикага барып алабыз, чөнки алар хәтта Зеленодольскида да юк. Үзебезнең районда оештырып буламы андый дарулар сатуны?
– Мин үзем дә шаккаттым безнең районда дару сату пунктлары булмавына. Бу мәсьәлә өстендә эшләячәкмен, ул һичшиксез булырга тиеш, – диде, әле яңа вазифаларын кабул итеп алган районыбыз баш ветеринар табибы Илдус Илһамович.
– Тау Иле мәдәният йорты һәм мәктәп төзекләндерүгә мохтаҗ, ничек тә булдыру юлларын табасы иде шуның.
– Икесен дә берьюлы булмас, берсен – кирәгрәген сайлап, программага алырга тырышырбыз, – диде Зөлфәт Флүнович.
– ФАПка су кертәсе иде.
– Хәл ителмәслек эш түгел, карарбыз.
– Күгәйнең Аръяк урамы халкы исеменнән су өчен рәхмәт. Инде хәзер юл көтәбез.
– Яр буе белән Морза урамы чатында су торбасы гел тишелеп ага, шуны алыштырасы иде.
– Программага кертергә тырышырбыз.
– Кушап урамында уйсулык бар, бөтен су шунда агып тула, тигезлисе иде.
– Юл хезмәткәрләре белән сөйләшеп, хәл итәрбез.
– Банкомат куймаслармы икән? Норлатта да юк бит, шәһәргә кадәр барырга кирәк.
– Куймаячаклар. Банкка файдасы юк, куймыйбыз, диләр. Мондый сорау белән мөрәҗәгать иткән бар.
– Авылларга күлләр казытырга рөхсәт иткәннәр иде, хәзер бармы икән? Тау Иленә кирәк. Гидрантка гына ышанып булмый, ә күлдә су һәрвакыт була. Яки буа буарга кирәк. Янгыннар бик куркыныч бит. Бу мәсьәлә район буенча күтәрелергә тиеш, һәр авыл проблемасы бу.
– Күлләрне ясарга була, әмма финанслау ягын табарга кирәк. Киләчәктә карарбыз.
– Чүп контейнерлары бик искерде.
– Бу уңайдан идарә компаниесенә хат язган идек, көтәбез.
– Зират тирәләре искерде, коймасын тимергә алыштырасы иде.
– Авылдашлар төркемнәренә хәбәр салырмын.
Менә шул рәвешле, әкренләп кенә хәл ителә авыл җирлекләрендә проблемалар. Быел булмаса, киләсе елга. Аны җитәкчеләрнең колагына җиткерү мөһим, ишетелсен ул, белеп торсыннар. Ә аннары «узган ел ышандырган идегез» кебек сүзләр белән хәтердә яңартып җибәрәсез. Бу юлы инде аларга уңайсыз булып куя, моны хәл итәргә кирәк булыр, дип, күңел дәфтәренә тамга ук салалар. Тамчы ташны тишә шулай...
Болары үзсалым акчасына, үз көчебез белән башкарып булмаганнарга кагылды. Ә хәзер биредә халык тапшырган суммага ниләр эшләнүенә күз салыйк.
Язманың дәвамын газетабызның №6 (14 февраль, 2025 ел) санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев