Хәйриячелек, «Кеше приюты» проекты һәм игелек юлы: Ильяс Гыймадов белән әңгәмә
Хәйриячелек, «Кеше приюты» проекты һәм игелек юлы турында Ильяс Гыймадов фикерләре.
13 апрель Россиядә Меценатлар һәм хәйриячеләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата җәмгыятьтә игелек, шәфкатьлелек һәм ярдәмчеллек кебек кыйммәтләрне ныгытуга өлеш керткән кешеләргә хөрмәт белдерү өчен билгеләнгән. Хәйриячелек – ул бары тик матди ярдәм генә түгел, ә кешеләргә игътибар күрсәтү, кайгырту, авыр хәлдә калучыларга кул сузу, изге гамәлләр кылу да. Борынгы заманнардан ук меценатлар мәдәниятне, мәгарифне, сәнгатьне үстерүгә, мохтаҗларга ярдәм итүгә зур өлеш керткән. Бүген дә бу матур традиция дәвам итә: киң күңелле кешеләр ярдәмендә социаль әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла, күпләр ярдәм һәм терәк таба.
Нәкъ менә шундый изге эшләр белән шөгыльләнүче хәйрияче белән без бу көннәрдә очрашып әңгәмә кордык. Редакциябез кунагы – «Меценатлар» бизнес берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов.

— Ильяс Фәизович, балачакка кайтып килик әле. Кайда тудыгыз, нинди бала идегез?
— Шук, тик шул ук вакытта кызыксынучан бала идем. Аллаһка шөкер, тулы гаиләдә тәрбияләндем. Мин Буа районының Кыр-Тәүгелде авылында туып үстем. Әтием гомер буе машина йөртүче булып эшләде, әнием авыл кибетендә сатучы булды. Лаеклы ялга чыккач, әнием ун еллап кешеләргә Коръән укырга өйрәтте. Әтием дә динне хөрмәт итеп, ярдәмчел булып яшәде. Кызганыч, инде алар икесе дә арабызда юк: әти киткәнгә бер ел, әни киткәнгә дүрт ел вакыт узды.

— «Башкаларга ярдәм итәргә кирәк» дигән уй сездә кайчан барлыкка килде?
— Бу, әлбәттә, гаилә тәрбиясеннән килә. Әти һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшәде. Авылда шоферларның абруе зур бит: кемгәдер утын ташырга, кемгәдер берәр йомыш белән барырга кирәк – беркайчан да баш тартмады. Мин моны кечкенәдән күреп үстем. Балачактан ук күңелдә бер хыял да бар иде. Миңа биш яшьләр тирәсе булгандыр, авылда Коръән ашында мәчет төзелешендә катнашкан остаз турында сөйләгәннәрен тыңлап утырдым. Шул чакта ук мин дә аның кебек мәчет салуда катнашасым килә дип уйлаган идем.

— Тормыш юлыгызда авырлыкларсыз да булмагандыр. Сезнең өчен иң катлаулы чор кайсы булды?
— Коръәндә дә әйтелә: «Авырлыктан соң җиңеллек килә». Чынлап та, тормышта шулай: сынаулар кешене йә сындыра, йә ныгытa. Һәр авырлык безне тәҗрибәле һәм уйланырга мәҗбүр итә. Эшмәкәрлек юлында да төрле вакытлар булды. Элек без төзелеш өлкәсендә эшләдек, Казанда, Ижауда, Мәскәүдә, Чаллыда филиалларыбыз бар иде. Эшләр әйбәт кенә барды. Әмма бер вакыттан соң системалар үзгәрде: подрядчыларга кредит алу таләбе куела башлады. Ә без, дини карашлар сәбәпле, моңа бара алмадык. Шуңа күрә ике ел элек филиалларны ябарга туры килде. Әмма Аллаһ безгә башка юл ачты: хәзер без коттедж бистәләре төзү белән шөгыльләнәбез. Шундый проектларның берсе – Олы Яке авылында.

— Яке авылында төзелә торган бистә турында сөйләп китсәгез иде.
— Бу проектның берничә максаты бар. Без аны «Теплое место» дип атадык. Күп кенә шәһәр кешеләре күңелендә авыл белән бәйле җылы хатирәләр саклый. Әмма кайберләренең инде авылда кайтып сыеныр урыннары юк. Яшь барган саен кеше табигатькә, тынычлыкка, җиргә якыная. Без төзегән бистә нәкъ менә шундый кешеләр өчен. Анда экологик яктан чиста мохит, табигатькә якынлык каралган. Бүген анда юллар салына, электр уты кертелде, ике урамда йортлар төзелеп килә. Бер йортны без авыр хәлдә калган гаиләгә бүләк иттек. Лилия исемле ханым урын өстендә ята, аларны кайчандыр риелторлар алдаган, фатир яллап яшәргә мәҗбүр булганнар. «Ният» фонды белән бергә без аларга йорт салып бирдек. Май аенда күченергә тиешләр.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
— Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында алдаучылар очрамыймы?
— Кызганыч, андый хәлләр дә була. Шуңа күрә чит кешеләр мөрәҗәгать итсә, фонд аша тикшерәбез. Чыннан да мохтаҗ булса, ярдәм күрсәтү юлларын табабыз. Әмма кемдер алдар дип кенә кул кушырып утырырга ярамый.
(Кыскартып урнаштырылды)
Әңгәмәнең дәвамын газетабызның №14 (17.04.2026) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев