Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

WorldSkills Russia RT бәйгесендә Яшел Үзән студенты җиңүче

Яшел Үзән медицина училищесы студенты Анна Волкова «Дәвалау эшчәнлеге» компетенциясе буенча ТРның World Skills Russia I төбәк чемпионатында җиңүче булды.

«Яшь профессионаллар» төбәк чемпио натының юнәлешләре күп төрле: «Дәвалау эшчәнлеге» компетенциясе буенча WorldSkills Russia чемпионатын үткәрү мәйданчыгы итеп Яшел Үзән медицина училищесы сайланды. Биредә Татарстанның медицина уку йорты студентлары иң яхшы профессионал исеме өчен көрәште. Яшел Үзәннән тыш Казан, Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама вәкилләре бар иде. Катнашучыларның эшен квалификацияле эксперт-компатриотлар төркеме һәм бер бәйсез эксперт бәяләде.

Өч көн дәвамында катнашучылар алты модуль буенча биремнәр үтәде. Алар диагностик, дәвалау, профилактик эшчәнлек үткәрү, пациентларга кичектергесез һәм акушерлык ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтте, шулай ук оештыру-аналитик эш буенча биремнәр үтәде. I төбәк чемпионат нәтиҗәләре буенча бронза медальне Бөгелмә медицина училищесы студенты Селби Аннагулыева яулады. Көмеш медальгә Казан медицина көллияте студенты Аделина Махно ия булды. Яшел Үзән медицина училищесы студенты Анна Волкова җиңүче дип табылды.
Анна Волковага «Дәвалау эшчәнлеге» компетенциясе буенча сайлап алу ярышларында чыгыш ясарга һәм 2022 елның май аенда Саранск шәһәрендә узачак WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалында Татарстан Республикасын тәкъдим итәргә туры киләчәк. Уңышлар телибез!

Шул ук көннәрдә Казан медицина көллияте базасында «Медицина һәм социаль карау « компетенциясе буенча WorldSkills Russia RТ төбәк чемпионаты ярышлары узды, анда да яшел үзәнлеләр үзләрен сынап карады.

Яшел Үзән медицина училищесын ике катнашучы яклады: d төп төркеменә – «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча 3нче курс студенты Регина Витоль, ә яшүсмерләр төркемен 10нчы мәктәп укучысы Полина Яныкина тәкъдим итте. Берничә катлаулы модульне башкарырга кирәк иде һәм безнең кызлар сынатмады! Ике кыз да Worldskills Russia бронза призерлары булды.

– Мин үзем өчен, киләчәгемне медицина һөнәре белән бәйләячәкмен дип, төгәл карар кылдым, – дип уртаклашты Полина Яныкина. – Worldskills чемпионатында икенче тапкыр катнаштым. Бу һөнәргә карашым елдан-ел үзгәрә.

Безнең укучы һәм студентларыбызның шушындый дәрәҗәдәге чемпионатта катнашулары, Яшел Үзән медицина училищесын лаеклы тәкъдим итүләре белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз. Афәрин, киләчәктә тагын да югарырак уңышларга ирешергә насыйп булсын.
Ильмира Фатыйхова, укыту бүлеге мөдире.
Лена Фәхриева, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев