Волгоградтан килгән туристлар Яшел Үзән районында булдылар
Идел буе шәһәрендә инглиз телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп укучылары Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы эшчәнлеге белән таныштылар.
Каюм Насыйри һәм татар халкының тарихын белделәр. Экскурсоводларны бик теләп тыңладылар, мастер-классларда актив катнаштылар.
Кунакларга музей атмосферасы, тәмле чәк-чәк һәм авылның чиста һавасы аларга бик ошавын белдерделәр. Китәсе дә килми, диделәр. Алар музей хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев