Владимир Путин "Бердәм Россия" съездында: пенсионерлар һәм хәрбиләр, шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм курсантлар бер тапкыр бирелә торган акча алачак.
Кешеләр артык бюрократлаштырмыйча гына акча алырга тиеш, дип билгеләп үтте Президент. «Бердәм Россия» программасы тормышка ашырырлык булып чыкты, ә кайбер күтәрелгән темалар буенча конкрет карарлар кабул ителде, дип белдерде Дәүләт Башлыгы Мәскәүдә партия съездының икенче этабы пленар утырышында.
Ул күптән түгел хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында Карар кабул ителүен искәртте.
"Ул 15 мең сум булырга тиеш. Барыннан да элек керемнәре аз булганнарга ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә бу түләүне, погоннардагы йолдызлар санына бәйсез рәвештә, барысы да тигез күләмдә алачак. Шулай ук бу түләүләрне Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм хәрби училищелар курсантларына да бирергә тәкъдим итәм", - диде ул.
Шулай ук Владимир Путин Дәүләт Думасы депутатларына 2022-2023 елларда бюджетка каралган инфляциядән югарырак дәрәҗәдә хәрби һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең акчалата түләвенең артык индексациясен салырга тәкъдим итте.
Президент билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» программасы кешене уйлап, аның иминлеген тәэмин итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен төзелгән. Партиянең өстенлекле бурычларыннан берсе - өлкән буын кешеләре турында кайгырту.
"Без килешкәнчә, турыдан-туры ярдәм сыйфатында - 10 мең сумлык түләүне тәэмин итәргә кирәк, шуның белән бергә, эпидемия белән бәйле йөкләнеш аркасында хәзер психологик һәм тормыш планында җиңел булмаган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Нәкъ менә алар күп вакытын өйдә уздыра. Бу категориянең көтелмәгән чыгымнары күп булды ", - дип аңлатты ул.
Барлык пенсионерларга бер тапкыр 10 мең сум акча түләү максималь оператив рәвештә оештырылырга тиеш.
"Иң мөһиме, кешеләр нинди дә булса мәшәкать һәм белешмәләрдән арынырга тиеш. Хөкүмәттән һәм депутатлардан моның өчен кирәкле техник һәм норматив карарларны кабул итүләрен сорыйм. Ассызыклыйм, киләсе елга без пенсияләрне инфляциядән югарырак индексацияләүне күздә тоттык, без ел саен шулай эшлибез дә", - дип өстәде Президент.
Мәскәүдә 24 августта "Бердәм Россия" съездының икенче этабы уза. Пленар утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә булып, VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга барачак партиянең халык программасын кабул итү булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев