В.Колотов исемендәге стадионда Татарстан Республикасы беренчелегенең чираттагы туры узды.
Яшел Үзән районының 3 нче спорт мәктәбе командасы Казаннан 2:0 исәбе белән «Вахитов районы СШОР» командасын җиңде. ⠀
Безнең яшь футболчылар Казан "Рубин"ын 9 очкога узып, республика беренчелегенең турнир таблицасын җитәкли. ⠀
- Команда сезонга бик яхшы әзерләнгән иде, ике футболчы "Рубин"дан кайтты, күп кенә егетләр осталыкларын арттырды, физик яктан ныгыды. Һәм иң мөһиме, тренер Дмитрий Анатольевич эше, үзен күрсәтте. Иң югары бурычларны куябыз, һәм аларга ирешәчәгебезгә ышанабыз, - ди 3нче спорт мәктәбе директоры Артур Камалеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев