Вирусолог Россиядә COVID-19 таралу сәерлеге турында сөйләде
Россиядә коронавирус пандемиясе башка илләргә караганда башкача тарала. Бу хакта URA.RUга биргән интервьюсында вирусолог, Н.Гамалея исемендәге Үзәк хезмәткәре, РАН академигы Феликс Ершов белдерде.
«Россия буенча коронавирус үзенчәлекле тарала. Башта зыян күрмәгән төбәкләрдә вирус таралу соңрак башланды", - дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, Европа илләрендә пандемиянең икенче дулкыны башлану турында белдерсәләр дә, Россиядә әле беренче дулкын дәвам итә, ә икенче дулкынның бөтенләй килеп чыкмавы да бар.
«Бездә әле һаман акрын гына беренче дулкын бара. Мин шәхсән аны әле бетмәгән дип саныйм", - дип өстәде вирусолог.
Ершов фикеренчә, коронавирус ярты яисә бер елдан соң проблема булудан туктаячак. Ул билгеләп үткәнчә,пандемия барган берничә ай эчендә кешелек авыруга каршы көрәштә зур уңышларга ирешкән.
"Ярты – бер елдан соң бу проблема булмаячак. Вакциналар чыкты, көрәш ысуллары барлыкка килде, зарарланган кешеләрне дәваларга өйрәндек. Пандемиянең ярты елы эчендә бик күп эшләр башкардык, шуңа күрә бер елдан соң без аны оныта башлаячакбыз», — дип йомгаклады ул.
Элегрәк РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Владимир Чуланов белдергәнчә, Россиядә COVID-19ның икенче дулкыны булмаячак, ә хәзерге вакытта авырулар санының сезонлы күтәрелүе генә күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев