Венера Ганиева: «Бу югалту күзләремнең нурын алды»
Җырчы тормыш юанычы, югалту һәм табышлары хакында да ачылып сөйләде.
– Татар эстрадасына нинди бәя бирер идегез?
– Кызганыч, ул төрле сыйфатта. Яхшылары бар, уртакуллары. Әмма минем эстраданы начар дип әйтәсем килми. Һәвәскәрнең дә сәхнәгә чыгасы килә. Җыр бит ул – һәр кешенең юлдашы. Җырга мәхәббәт кешене үзен күрсәтергә этәрә дә инде. Гәрчә шул юнәлештә белем алмаса да. Әмма сәхнәгә чыккансың икән, шул юнәлештә белем алырга кирәк. Һич югы тавышыңны үстерү өчен булса да. Ә һәвәскәр җырчы икән, бәлкем, аның сәхнәсе дә аерым булырга тиештер.
– Сезне, укучыларыгызга артык зур игътибар бирә, диләр. Моңа ачуыгыз чыкмыймы?
– Ничек инде үз шәкертләреңне, үз укучыларыңны яратмыйсың?! Мин бит алар белән иң зур байлыгым – тәҗрибәм белән бүлешәм. Мин 50 елдан артык сәнгать өлкәсендә. Башта бары тик опера җырчысы булырга хыялландым. Бу җәһәттән остазларым бик зур үрнәк булдылар. Бу – училищеда Клавдия Захаровна Щербинина, консерваториядә Валентина Андреевна Лазько, Нияз Курамшевич Даутов. Алардан җырчы һәм остаз булуның барлык сыйфатларын сеңдердем. Мин бөтен тәҗрибәм белән бүлешергә әзер, шәкертләремне бик яратам. Алардан килгән энергетика исә миңа яшәргә көч бирә. Көннең узганын сизмим дә.
– Үзегезгә ошаган проект нинди, аның уңышы һәм кимчелеге нидә?
– Шәхсән миңа «Үзгәреш җиле» проекты бик кадерле булды. Минем юбилей вакытында Рөстәм Миңнеханов: «Эстраданы дөнья дәрәҗәсенә күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк?» – дигән сорау бирде. Шуннан «Үзгәреш җиле» барлыкка килде. Анда мин җырлар сайладым, башкаручылар кастинг узды. Беренче елларда «Голос» проекты аранжировщиклары белән эшләдек. Бәлкем, аларның безнең җырларны, башкару үзенчәлекләрен, тамашачыны да бик үк аңлап бетермәүләре нәтиҗәсендәдер, проект тәнкыйтьләнде. «Үзгәреш җиле» инде 9 мәртәбә үтте. Ул елдан-ел камилләшә барды. Мондый проект Россиядә дә бердәнбердер әле. Бу проект балалар өчен «Үзгәреш җиле» проектын тудырды. «Сәйлән» фестивале җиңүчеләренә «Үзгәреш җиле» оркестровкасына кушылып җырларга мөмкинлек бирелде. Нәтиҗәдә балалар гомумән икенче яктан ачылдылар. Бу – шулай ук бик зур казаныш.
– Чакырсалар, нинди рольдә уйнар идегез?
– Мин әле дә Резедә Әхиярованың Ренат Харис либреттосына язылган «Сөембикә» операсында бала караучы ролен бик яратып башкарам. Сәхнәгә берничә минутка гына чыгып керү минем өчен сулар һава кебек кирәк. Ул – энергия чыганагы.
– Тормышыгызда югалтулар да булды. Вакыт дәвалый, диләр, бу чынлап та шулаймы?
– Әйе, вакыт дәвалый диләр, ләкин мин әлегә алай дип әйтә алмыйм. Камилне бик юксынам, бик сагынам. Ул башымнан бер генә секундка да чыкмый. Институтта гына бераз онытылып торам. Шуңа күрә минем өчен төп дәва – эш. Камилемне театрда да, радиода да бик сагыналар. Ул бит Опера театрында тавыш режиссеры иде. Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр. Бар икән. Камилне алмаштыручы кеше театрда әле дә юк. Камилдәй атмосфера тудыра алучы юк. Аның ишетү, тоемлау сәләте искиткеч иде. Без аның белән эшкә бергә бара, бергә кайта идек. Бик рәхәт чаклар булган. Минем өчен бу – әйтеп бетергесез югалту. Аны аңлатып та булмый. Кайгыңны уртаклашам, дип шалтыратучылар күп булды, мин ул сүзләрне ишетми идем. Кайгыны уртаклашып булмый. Аны үзе кичергәннәр генә аңлый. Андыйлар да бик күп. 37 ел кадердә, хөрмәттә яшәгәч, югалту бик авыр. Ул – минем зур мәхәббәтем. Мин бүген дә мәхәббәтебезгә тугры. Мин аңа шушы мәхәббәтем өчен бик рәхмәтле. Менә шушы өч елда күзләремнең нуры югалды… Анда хәзер сагыш, югалту, хәсрәт. Элеккеге язмаларда минем нинди бәхетле хатын булуым күренә. Шуларны карап юанам. Шул чакларны өзелеп сагынам.
– Хәзер тормышыгызда юанычыгыз һәм таянычыгыз кем?
– Әлбәттә, туганнарым, шәкертләрем. Эшкә Әсхәт энем йөртә. Күршедә генә гаиләсе белән Фәрит энем яши. Нишлисең, тормыш дәвам итә.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев