Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Вильфанд Россиядә кыш нинди булачагын сөйләде

Россиялеләрне салкын кыш көтә, диде Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Аның сүзләренә караганда, киләсе кыш бер төрле генә дә һәм алдагы ел кебек җылы да булмаячак.

Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд РИА Новостига россиялеләрне нинди кыш көткәнен сөйләде. Аның сүзләренә караганда, якынлашып килүче "суык фасыл" бер төрле һәм узган ел кебек җылы булмаячак.

Синоптик аңлатканча, узган кышта җылылык көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан бик җылы һава массаларын күчерү белән бәйле булган. Хәзер мондый вәзгыять көтелми.

«Дулкын¬сыман процесслар күбрәк булачак», - дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта, Вильфанд ассызыклаганча, кышы буена күзаллаулар кыска вакытлы фаразлар кебек төгәл түгел. Ул температураның нормадан югарырак, ләкин тайпылышлар азрак булачагына ышана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев