Вильфанд эссе ел фаразлый
Синоптиклар 2020 елның җәе нинди булачагын сөйләделәр
Беренчел фаразлар буенча, июнь, июль һәм августта тынычсыз климат торышы көтелә, ул көчле, ә урыны белән аномаль эсселек, коеп яуган яңгырлар, яшеннәр белән характерланачак, - дип яза "Эксперт онлайн".
Температура фоны июньдә үк үсә башлаячак. Календарь җәйнең беренче аенда һава плюс 25-28 гә кадәр җылыначак. Августта, синоптиклар фаразы буенча, мондый эсселәр вәгъдә ителми, әмма барыбер бик җылы булачак.
Ә Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдергәнчә, быелгы ел иң эссе еллар бишлегенә керергә мөмкин.
"99% ихтималлык белән ул иң эссе еллар бишлегенә керәчәк", - дип РИА Новости Вильфандның сүзләрен китерә.
Аның сүзләренә караганда, һәр бишьеллыкта уртача температура югарырак булачак. "Бу глобаль җылынуга характеристика", - дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев