Вил Шәрәфетдинов – балалар һәм укытучылар өчен үрнәк
Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә шәһәребезнең хөрмәтле кешесе, педагог, рәссам, музыкант Вил Шәрәфетдиновның юбилее уңаеннан «Эзлим гүзәллекләр дөньядан» дип аталган кичә булып узды.
Вил абыйга – 90 яшь! Моның шулай булуына күңел ышанмый, чөнки аңа һич кенә дә үз яшен биреп булмый. Һәрвакыттагыча ак күлмәк, галстук, костюм чалбарыннан, егетләр кебек. Үзеннән җылылык һәм нур бөркелеп тора. Шуңа да аны укучылар да, коллегалары да ярата, хөрмәт итә. Аксакалны котларга дип юбилеена да зурлап килгәннәр иде.
Вил Шәрәфетдиновның киң кырлы шәхес булуын күпләр белә. Һәм кичәне оештыручылар да «Эзлим гүзәллекләр дөньядан» дип юкка гына атамаган. Вил абый гомере буе үз хезмәтеннән, тормыштан ямь эзләп яши. Гүзәллек аның үзе ясаган уен коралларында, рәсемнәрендә, сыннарында чагыла.
Вил Шәрәфетдинов Алексеевский районында туа. Балачак һәм үсмер еллары Балык Бистәсе Ямаш авылында үтә. Өч ел армия сафларында хезмәт итә. Аннан Горбунов исемендәге Казан моторлар заводында слесарь булып эшли. 1958 елда Казан сынлы сәнгать училищесына укырга керә. 1963 елда Вил абыйны юллама белән Яшел Үзән шәһәренең балалар сынлы сәнгать мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Анда ул балаларны рәсем, скульптура, нәкыш серләренә өйрәтә.
Укучыларына: «Һәрбер рәсемдә игелек нурлары булырга тиеш. Рәссам булу өчен кул ятышлыгы гына түгел, ә зиһен осталыгы да һәм яхшы күңелле булу да кирәк», – дип әйтә килә.
Вил абый читтән торып Чебоксар шәһәрендә педагогика институтының графика факультетын тәмамлый. 1993 елда 5нче гимназиягә рәсем, сәнгать укытучысы булып эшкә керә, озак еллар өстәмә белем бирү вазифасын да башкара.
Вил абыйның әти-әнисе дә укытучы була. «Балачакта рәсем ясау теләге әнидән күчте, ул бик оста ясый иде. Юклык заманда яшәдек, ипигә туймадык, ләкин ничек кенә авыр булмасын, әти-әни бездә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә тырышты», –
дип искә ала ул балачак елларын. Аның 100дән артык картинасы – сюжетлы композиция, портретлар, пейзажлар бар. Шулай ук скульптура өлкәсендә дә зур уңышлар яулый. Ул ясаган бюстлар республикабызның төрле төбәкләрендә бардыр, мөгаен.
Яшел үзәнлеләр Вил абыйның рәсем сәнгатеннән тыш музыка белән дә мавыгуын яхшы белә. 5нче гимназиянең күп укучыларында музыка уен коралларына мәхәббәт уяткан остаз ул. Җиде яшендә инде өздереп гармун уйный. Алай гына да түгел, уен коралларын үзе ясый. Гади чаңгы таякларына да җан өрергә сәләтле. Тузган уен коралларын яңарту, яңаларын ясау өчен
Вил абыйда түземлек, төгәллек кебек сыйфатлар бар. Шуңа да аның коллекциясендә үзе ясаган 50ләп уен коралы – флейта, курай, гармун, скрипка, домбра, кубыз бар. Алар арасында иң истәлеклесе 1840 елда Англиядә ясалган алты кырлы гармун. Әлбәттә инде, үзе генә уйнап калмыйча, яшь буынны да, нигездә, курайда уйнарга өйрәтте ул. Укучылар бу түгәрәккә бәйрәмгә барган кебек бик теләп йөрде. Шулай итеп, курайчылар ансамбле дә барлыкка килде. Алар гимназия, шәһәр күләмендә уздырылган бик күп чараларда актив катнашты.
Вил абыйның укучысы, бүгенге көндә инде үзе дә педагог булган, гимназиядә инглиз телен укытучы Ләйлә Николаева бүген дә өздереп курайда уйный. «Без Вил абый түгәрәгенә дәресләрдән соң гүзәллек эзләп килә идек. Ул кабинетта ниләр генә юк иде бит, уен коралларының төрлелеген санап бетергесез. Анда күңелебез белән ял итә идек. Абыем да монда гармун уйнарга өйрәнде, Вил абый, рәхмәт сезгә», – дип теләкләрен дә җиткерде.
Әлеге кичә юбилей уңаеннан оештырылса да, ул...
Язманың дәвамын газетабызның 26 май саныннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев