Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильевоның «Полянка» бакчачылык җәмгыятендә янгын чыккан

29 сентябрь – 5 октябрьдә янгын сүндерүчеләр 3 янгын очрагына чакырылган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Васильевоның «Полянка» бакчачылык җәмгыятендәге өйдә янгын электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан чыккан. Бу очракта 18 квадрат метрга зыян килгән.

Үрнәк авылының Новая урамында җитди янгын очрагы теркәлгән. Биредә шәхси йорт, мунча һәм хуҗалык сарае гына янып калмаган, ә утның күрше йортка күчү куркынычы да бик зур булган. Бәхеткә, күрше корылмаларны саклап калганнар. Ут чыккан йортта бөтен нәрсә янып бетеп, кара күмергә әйләнгән. Зыян килгән мәйдан 176 квадрат метр тәшкил итә.

Маевка авылының Зеленая урамындагы мунчада ут төтен торбасының төзексезлегеннән чыккан. Чорма белән мунчаның эчке өлешенә зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев