Васильевоның 3нче мәктәбендә Җәлил укулары
«Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән Муса Җәлил исемендәге муниципаль әдәби бәйге Васильевоның 3нче мәктәбендә узды.
Яшел Үзән мәгариф оешмаларында февраль ае - Туган телләр айлыгы да әле. Туган тел айлыгы кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан районнарга галимнәр, язучылар катнашында «Фәнни десант» оештырылды.
19 февральдә Васильевоның 3 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...»дип исемләнгән Муса Җәлил исемендәге муниципаль әдәби бәйгесендә катнашкан укучыларга бәя бирергә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә килгән иде.
Салихова Айгөл Рөстәм кызы - Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре;
Фәрдиева Динара Радий кызы - Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлегенең фәнни хезмәткәре;
Ханнанова Гөлчирә Мәхмүт кызы - Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлегенең фәнни хезмәткәре.
Бу чарада 1 – 11 сыйныф укучылары (240 укучы) 5 төркемдә төрле номинацияләрдә эшләде. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев