Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильевода студент кызга артыннан килеп пычак белән ташланганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 51 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 40ы – шәһәрдә, 11е районда булган. 16 җинаять ачылган, 15е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 талау, 20 урлау, 16 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 очрак булган.

Васильевоның Солнечная урамында 16 яшьлек студент кызның артыннан килеп 4 тапкыр аркасына һәм уң кулына пычак кадаганнар һәм сумкасын кисеп алганнар. Моны 41 яшьлек васильеволы кылган.

Королев урамындагы кибеттән 14998 сумлык товар урлануы турында хәбәр ителгән. Моны Түбән Урысбагада яшәүче 29 яшьлек ир кылганлыгы ачыкланган.

Билгесез затлар 62 яшьлек яшел үзәнлене акчасын куркынычсыз исәптә саклау тәкъдиме белән 1280000 сумга алдаган.

Наркоконтроль хезмәткәрләре Бакырчы авылында 36 яшьлек ирнең фатирында тентү барышында 491,79 грамм авырлыкта «каннабис» (марихуана) табып алган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев