Васильевода чыккан янгын вакытында 11 кеше коткарылды
Бүген, Васильеводагы биш катлы йортта фатир янды. Янган исне сизеп, кешеләр кичекмәстән «112»хезмәтенә хәбәр итә.
-Ниндидер тавыш ишетеп, коридорга чыктык. Күрше фатирдан ялкын телләрен күргәч, утны сүндерергә керештек Үз көчебез белән булдыра алмагач, янгын сүндерүчеләр чакыртылды, - дип сөйли һәлакәт шахитләре.
«112» хезмәтенә янгын хакындагы хәбәр сәгать өч тулганда килеп ирешә. Кичекмәстән янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре һәм коммуналь хезмәтләр килеп җитә.
Өченче катта урнашкан 31 нче фатирда чыккан икән янгын.
Үз фатирларында бикләнеп калган кешеләр ярдәмгә мохтаҗ иде. Янгын сүндерүчеләр ярдәме белән 11 кеше, шул исәптән өч бала коткарылды. Аларның икесе бөтенләй бәләкәч - 1 яшьтән 3кә чаклы. Сигез кеше янгын баскычы буенча, тагын өч кешене капюшон тибындагы коткару җайланмалары ярдәмендә төшерделәр.
Ачыкланганча, бу фатирда яңа елның беренче көнендә 1961 елгы хатын вафат була, күршеләре яман ис сизеп, бишенче гыйнварда аның улына шалтырата.
Балкон аша кергән улы әнисенең мәетен кәнәфидә табып ала.
Фатирны ут телләре камап ала, һәм шактый зур зыян салына. Хәзерге вакытта янгынның бар сәбәпләре тиешле белгечләр тарафыннан ачыкланачак.
Регина Чибрикова мәгълүматы буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев