Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево район хастаханәсендә яңа рентген аппараты урнаштырыла

Васильево район хастаханәсе Яшел Үзән Район хастаханәсе филиалы булып тора. Биредә 49 торак пунктта яшәүчеләр - 42 меңнән артык кеше медицина ярдәме ала.

Пациентларны тикшерү өчен әлегә кадәр Васильево хастаханәсендә аналоглы рентген аппараты кулланылды. Тик ул мораль һәм физик яктан инде искергән – еш кына ватылган.

Медицина учреждениесенә яңа диагностика җиһазын сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бирделәр.

«РЕНЕКС-РЦ» цифрлы рентгенография комплексы барлык төр рентгенография тикшеренүләрен үткәрү өчен билгеләнгән. Җиһазны Россия җитештергән, брак нәтиҗә алу куркынычы юк дәрәҗәсендә.

Аппарат инде урнаштырылган, тиздән аны куллана башлаячаклар.

Яшел Үзән Район хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев