Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 82 яңа очрагы ачыкланган
29 кеше ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган.
8 февральдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган тәүлектә таҗлы инфекция йоктырган өч бала һәм 79 өлкән кеше турында хәбәр итте. Инфекцияләнүчеләр арасында чит илдән кайтучылар да бар.
29 кеше ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла, калганнары яшәү урыны буенча изоляциядә калырга күрсәтмә ала. Яңа очракларның 34 е Казанда, тагын 10сы Яр Чаллыда теркәлгән. Алга таба кими бару тәртибендә Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Питрәч районнары – 4әр очрак, шулай ук Югары Ослан, Биектау, Кукмара, Тукай һәм Буа районнарында – 3әр очрак.
2шәр очрак Әгерҗе, Тәтеш һәм Чистай районнарында. Берәр авыручы Актаныш, Әлмәт, Балтач, Минзәлә һәм Ютазы районнарында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев