Узган елның иң истәлекле вакыйгалары
2018нче Сары Эт елы да узып китте. Киләчәккә якты өметләр баглап, Яңа елга да аяк бастык. 12 ай нинди вакыйгалары, шатлык-борчулары белән истә калды икән соң? Редакциядә тупланып барган газеталарыбызга күз салыйк әле.
Гыйнвар
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда 22160 проектлы патруль корабленә нигез салынды.
Туган авылының чын патриоты, киләчәге өчен ихлас борчылучы шәхес Рәйханә Зәйнуллинаның «Бакырчымда таңнар ата» дип исемләнгән китабы дөнья күрде.
Февраль
Фото Президент.ру сайтыннан алынды.
Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында «Россия чаңгы юлы-2018» Бөтенроссия массакүләм ярыш кысаларында «Татарстан чаңгы юлы» узды. Анда
4 меңнән артык яшел үзәнле катнашты.
Эшлекле визит белән яшел Үзәнгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул район һәм шәһәр Советы сессиясендә катнашты, аңа кадәр «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда булды.
Яшел Үзәндә яшәүче күп балалы Ржанцовлар гаиләсенә Рөстәм Миңнеханов өр-яңа ГАЗель машинасы бүләк итте.
Март
18 мартта ил белән Россия Президентын сайладык. Яшь парлар Камилә белән Артур Суровцовлар ЗАГСтагы тантанадан соң сайлау участогына юл тотты.
Район авылларында халык җыеннары төгәлләнде. Ул барлык авырткан җирләрне күрсәтте.
Апрель
Татар Танаен су басты. Кичен Ышналы елгасыннан су Үзәк һәм Ленин урамыннан килеп, хуҗалыкларга керде. Бер көннән Гөбенә елгасы да ташып, авылга зыян салды.
Бишенче тапкыр Бакырчы мәчетендә узучы Коръән укучылар бәйгесендә 60лап бала катнашты.
Май
Татар Наратлысында сугыш кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә яңа һәйкәл һәм балалар мәйданчыгы ачылды.
Район Башкарма комитетына яңа җитәкче – Дмитрий Сапожников билгеләнде.
Июнь
Шәһәр күлендә фаҗига – 23 яшьлек егет суга батып үлде.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» уздырган конкурста Олы Ачасыр, Мулла Иле, Мамадыш-Әкил җирлекләре 1 млн. сум күләмендә грант отты.
Яшел Үзән заводында чик буе хезмәте өчен 22100 «Океан» проекты сериясендә эшләнгән сак корабы суга төшерелде.
Июль
2018 елгы җәй пенсия реформасы һәм футбол чемпионаты белән истә калыр ахрысы. Хөкүмәт пенсия яше артты дип «шатландырды».
Август
Яшел Үзәндә яшәүче ике ир-ат Кырым тауларында адашты.Туристлар таулы районнардан мөстәкыйль чыга алмады.
Мирный бистәсендә яңа чаңгы базасын төзүгә керештеләр.
Сентябрь
«Зөя утрау шәһәрчеге» Дәүләт тарихи архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә Россиядә беренче «Татар бистәсе» археологик агач музее ачылды.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте үткәргән «Газетага языл да, телевизор от!» бәйгесендә яшел үзәнлеләргә бәхет елмайды. Фотоаппарат кебек кыйммәтле призлардан тыш телевизорны да райондашыбыз Мулла Иленнән Рәмил Тимергалиев отты.
Юынчыда «Әниләр» чишмәсе ачылды. Чишмәне төзекләндерү өчен Динә һәм Зәбихулла Хәлимовлар гаиләсе нык тырышты.
Октябрь
Өч айга сузылган «Иң яхшы ишегалды» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. I урынга Карашәмнән Хәмидуллиннар гаиләсе лаек булды. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылды.
Бөтен дөнья буйлап мәгариф акциясе узды: 20 илдә, РФнең 60 төбәгендә «Татарча диктант» яздылар. Акциягә Яшел Үзән дә кушылды, 120ләп катнашучы татар телен ни дәрәҗәдә камил белүен сынап карады.
Ноябрь
Киләсе елга үзсалым акчасын җыю буенча җирле референдумнар узды. Иң актив катнашучы авыл җирлекләре – Түбән Урысбага, Олы Яке һәм Күгеш.
Узган ел кеше үлеменә китергән янгын фаҗигаләре аеруча күп булды. Ни кызганыч, янгын 10 кешенең гомерен өзде.
Декабрь
«Мирныйга барабыз» шәһәр проекты кысасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән җәен төзелә башлаган яңа модульле чаңгы базасы һәм яктыртылган трасса ачылды. Моның өчен муниципаль бюджеттан 12 млн. сум акча бүлеп бирелде.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев