Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзенчәлекле бүләк

Яраткан «Яшел Үзән» газетасы редакциясенә җылы сәламнәремне юллыйм.

«Хат килде» рубрикасын яратып укып барам һәм менә Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан үзем дә язарга булдым әле. Көткән могҗиза Яңа ел төнендә генә түгел, 8 мартта да булырга мөмкинлеген үз тормышымнан чыгып сөйлисем килә. Бу көннең миңа бәхет бүләк итүенә быел бер ел...

Узган ел эштән кайт­канда, бәйрәм хөрмәтенә өстәл әзерләү өчен, кирәкле азык-төлек һәм Рөстәмгә дип бер шешә коньяк та алдым. Ашарга пешереп, душка кереп чыктым да, яңа алган күлмәгемне киеп, бизәнеп тә куйдым, хушбуй сиптерергә дә онытмадым. Телевизор каршына кәнәфигә утырып, көтә башладым...

Үземне, әле иртәрәк, дип, тынычландырдым, түзәргә кирәк. Сәгатьләр уза торды, ә Рөстәм килмәде. Телефон да дәшми. Шулай да яхшыга ышанасым килде. Кичке унда өметем калмады. Могҗизаның булмаячагын аңладым, бүген инде берни дә булмаячак...

Белмим инде, Рөстәмнең ул көнне киләчәге башыма каян кергәндер. Бәлки, аның мине 8 Март белән котламыйча калганы булмагангадыр. Һәрчак, ә бу без очрашып йөргән дүрт ел ярым вакыт...

Икебез дә утызга якынлашып киләбез, ә шәхси тормышыбыз­ны әле кормаган. Икебез дә мәшәкатьләрсез, вәгъдәләрсез һәм бурычларсыз яшәүне кулай күрәбез – шулай җайлырак. Ирек­ле мөнәсәбәтләрнең уңай яклары да, тискәре яклары да бар. Минуслары күбрәк. Беренчедән, хуҗалыкны кем алып барырга һәм «культурный» чараларга (театр, концертлар) кем түләргә тиешлеге турында гел бәхәсләшә идек. Икенчедән, әледән-әле көнчелек гаугалары куба, чөнки бер-беребезгә тулысынча ышанып булмый. Бер-беребезне яратабыз һәм шуңа гел әрләшә идек. Хәтта, все, бетте дип, мөнәсәбәтләрне дә өзеп торган чаклар булды. Әмма, берничә көннән, барыбер арендалап яши торган фатирга кайта идек.

Узган ел Яңа ел алдыннан да шулай булды. Без аны кайда каршылаячагыбызны хәл иткәндә бозылыштык. Рөстәмнең әти-
әниләренә барасы килде. Мин аны «маменькин сынок», эгоист дип атадым һәм ул чыгып китте. Өч көннән соң кайтты. Зур гына плюш аю һәм булачак каенанам тутырган күчтәнәчле пакет белән.

– Син, әлбәттә, злюка, – диде ул төксе генә, – әмма миңа синнән башка кыен.
– Миңа да синнән башка начар, – дип йөрәгемне ачтым мин дә, – әйдә, башка кычкырышмыйк әле!
– Әйдә, – дип ризалашты җанашым.

Барып чыкмады. Нәкъ Яңа ел көнне әрләштек. Без аны иптәш кызым Сиринәләр дачасында билгеләдек. Кунаклар күп иде. Төн уртасыннан соң халык өй эчендә кайсы кая таралып бетте. Кемдер бии, кемдер йокымсырап киткән, кемдер өстәл артында чәйнәвен дәвам итә. Рөстәм дә соңгылары арасында иде. Ул беркайчан да биергә яратмады. Бу юлы да күндереп булмады. Ә мин моңсуланып утырырга җыенмадым һәм дус кызымның абыйсы белән бии башладым. Марс артыграк эчеп җибәргән һәм үзен кирәгеннән артык ирекле тота: әле мине күтәреп алырга маташты, әле килде-китте комплиментлар әйтә. Рөстәм боларга игътибар итмәгән кыяфәттә утырды. Марс үбәргә маташа башлагач кына, торып күкрәгеннән эләктереп алды да, урамга чыгарга чакырды. Тегесе дә шунда ук ризалашты. Моның нәрсә белән бетәчәген чамалап, юлларына аркылы бастым.

– Бернинди дә аңлашулар юк, аңладыгызмы?!
– Бәлки мин монда бөтенләй артыктыр? – дип маңгаен җыерды Рөстәм.
– Юкны сөйләмә! – дидем мин ачуым кабарып. – Үзең күңел ача белмисең, башкаларга да бирмисең!
– Комачаулаганга гафу ит, – дип, чеметтереп алды, зәһәр елмаеп. – Күңел ачыгыз, мин киттем.
– Ничек инде киттең? Миннән башкамы?
– Сиңа миннән башка да бик күңелле! – дип көлемсерәп куйды Рөстәм.

Өстенә киеп, Рөстәм чыгып китте. Мин телсез калдым. Яңа ел бигрәк яхшы башлана!

– Регина, нәрсә булды? – дип йөгереп килде Сиринә. – Рөстәм кая китте ул?
– Каян белим, мине калдырды да, китте! – Мин еламас өчен иреннәремне тешләдем.
– Сәбәбе бардыр бит?!
– Бардыр... Ул мине Марстан көнләде.
– Вәт, юләр! Марс сиңа абыең кебек, сез бер-берегезне ыштансыз чактан ук беләсез.
– Шулай да бит... Ә Рөстәм... ул... – мышкылдап, Сиринәнең җилкәсенә төртелдем.
Сиринә мине жәлләп аркамнан сыйпады.
– Борчылма, дускаем. Иртәгә тынычланыр да, бар да үз урынына кайтыр.

Ялгышты. Мин өйгә кайтканда Рөстәм инде анда юк иде. Шкафтан киемнәре, ваннадан кырыну-юыну әйберләре дә юкка чыккан. Берникадәр икеләнеп торганнан соң, мобильныена шалтыраттым.

– Рөстәм, бу нинди бала-чагалык инде? Кайда син?!
– Ә моның хәзер нинди әһәмия­те бар? – дигән җавап ишеттем.
– Ничек инде «нинди»? Минем сүзем юк! Син өйдән чыгып киттең. Әйберләрең белән...
– Ул инде минем өй түгел. Ачкычларын берәр танышыбыз аша бирермен. Ә хәзер мине тынычлыкта калдыр.
– Тынычлыкта калдырырга? Нигә?
– Аңлашылмый что ли? Ярар аңлатам: без бер-беребезгә туры килмибез.
– Юкны сөйләмә әле! Рөстәм, мин аңлашырга телим! Әйдә, очрашыйк, сөйләшик...
– Безнең сөйләшер сүзебез юк, – дип бүлдерде ул мине. – Минем сине күрәсем килми. Беркайчан да!
– Димәк, синең йөрәгең юк! – дип кычкырдым да, телефонымны диванга тондырдым.

Ачуга карамастан, тиздән барысы да җайлашуына өметләндем. Моңа кадәр дә андый хәлләр булгалый иде бит. Рөстәм кайтыр дип көттем. Әмма бер ай үтте, ике – һәм... юк, кайтмады. Горурлыгымны онытып, шалтыраттым, ләкин ул җавап бирмәде.

Өйләрендә дә трубканы алмады. «Мәхәббәтебезнең шулай ахмакларча төгәлләнүенә ышана алмыйм», дип уйладым, нишләргә белмичә. Мин аны элеккегә караганда да катырак ярата башладым. Югалту алдына килеп баскач кына аның минем өчен нинди кадерле кеше булуын аңладым бугай. Кеше бит һәрвакытта да нәрсәне дә булса югалткач кына аңлый мондый нәрсәләрне.

...Килсә – Рөстәм бүген генә киләчәк, дигән өмет кенә калган иде. Халыкара хатын-кызлар көнендә. Сәгать унберенче китте, ә ул юк... Кәнәфидән торып, өстәлдәге коньякны ачтым. «Дөнья­дагы барлык ирләргә үч итеп, эчеп исерәм дә, ятып йоклыйм!» – дип уйладым, җен ачуым чыгып. Беренче рюмканы бушатып кына куйдым һәм ишек бигендә кыштырдау ишетелде. Аннары – адымнар. Һәм ишектә Рөстәм пәйда булды.

– Куып чыгармыйсыңмы? – диде җанашым, артында нидер яшереп.
– Син нәрсә... – дип пышылдадым мин. – Мин сине шундый... шундый көттем... Һәр көнне. Һәр минутта!
– Алайса син особый бүләккә лаек! – Ул гаепле елмаеп, миңа таба атлады һәм артыннан кызыл бәрхет савыт чыгарды. – Бу гади йөзек түгел – никахныкы. Сүземнең кая барганын аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм! – дидем мин бәхетле елмаеп һәм кочагына ташландым.

Менә шулай бәхет елмайган иде миңа, кызлар, нәкъ бер ел элек. Ә җәйгә, Аллаһ боерса, җимешебез дөньяга туачак.
Һәрбер гүзәл затка, 8 март уңаеннан, хатын-кыз бәхете телим!

Регина, Яшел Үзән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев