Утырып уйлар уйладым...
Кыска гына язылган мәкаләмә, зурдан кубып, Туфан абый Миңнуллинның канатлы фразага әйләнгән тирән эчтәлекле сүзләрен исем итеп куярга батырчылык иттем.
Сәбәбе дә бик җитди шул. Дөнья булгач, төрле хәлләр булып тора. Әти-әнигә, туганнарга шатлык өстәп бала туа, үсә, гаилә кора. Аннары үзе нәсел калдырып, иртәме-соңмы фани дөнья белән хушлашып китеп бара... Бәби чәе, никах туйлары кеше тормышында шатлыклы вакыйлардан саналса да, соңгысы, әлбәттә, гаиләсе, балалары, туганнары өчен шактый ямансу хәл. Әмма бу табигый күренеш: бер килгәч, кайчан да булса, иртәме, соңмы – китү мәҗбүри. Шунысы кызыклы: бала туу, өйләнеп гаилә кору кебек туйлар, ничектер, бар халыкта да бертөрлерәк кебек. Ә менә өченчесе, алдагыларыннан аермалы буларак, төрле милләттә төрлечә. Кайчандыр күршем – рус хатыны, татар авылына кайтып, мөселманча җирләү процессында катнашып килгәч, үзенең фикерләре белән уртаклашасы килгән иде. Һәр эш чагыштырганда күренә бит. Бу авыр эшне мөселманча башкару, ничектер, отышлырак кебек тоелган иде аңа. Мин ул вакытта аның сүзләренә бик әһәмият бирмәдем бугай. Чөнки, үз башыңа төшмәгәндә, сүз куертып сөйләшеп утырырлык сөенечле хәл түгел бит инде. Бәлки ул чакта мондый күңелсез хәл белән турыдан-туры очрашкан булмагандыр. Тәүге кабат язмыш безне мондый күренеш белән әниебезне югалтканда сынады. Бу авыр хәсрәтне ничек күтәрербез инде дип торганда, Аллаһ Тәгалә юлын күрсәтә икән. Ислам дине бу очракта бик таләпчән дин: хәтта тавышың ишетелерлек итеп кычкырып еларга да ярамый. Җитмәсә, мәет ашыга дип, тизрәк җирләү турында муллалар искәртеп тора. Елап, кайгырып утырырга вакыт юк: хәл белергә халык килә, мәет сакларга төнгә калалар, туган-тумача кайта. Исән кешегә ашау-эчү дә кирәк. Кабер казу һ.б. шундый мәшәкатьләр белән санаулы вакыт бик тиз үтеп китә. Өлгерсәң өлгерәсең, өлгермәсәң – юк. Кадерле кешебез – әниебезне соңгы юлга озату минем хәтергә шулай кереп калган...
Күптән түгел тагын шундый вакыйгада катнашырга туры килде. Монысы – кешене соңгы юлга озату хакында, фикеремне яхшы якка үзгәртте дисәм дә, ялган булмас. Ел ахырында, Мулла Иле авылында гомер кичергән, безгә ачык йөзле килен, энекәшебезгә ышанычлы хатын үстереп биргән кодагыебыз Әминә Шиһапова ахирәт сәфәренә күчте. Озын гомерен хезмәттә уздырган, инде шактый вакыт аралашып, туганлашып яшәгән кодагыебызны җирләшергә без дә җыелышып, Мулла Иле авылына юл тоттык. Шуннан кайтканнан бирле мин үзем белән үзем сөйләшеп йөрим. Менә шул Мулла Илендә кичергән хисләр кулга каләм алырга сәбәпче булды. Болай да була икән гаилә өчен иң авыр саналган бу эшне башкару... Без барып төшкәндә ишек алды тулы халык иде. Өйдә дә бернинди ыгы-зыгы юк. Һәр кеше тыныч кына үз эшен эшли. Кайткан-киткәннәр өчен күршеләрдә табын корылган. Саклап утыручыларның кулларында тәсбих, бар да тәһлил чыга. Ара-тирә генә кодагыйны мактап, яхшы сүзләр ишетелеп китә. Мәетне юу да, ишек алдында саубуллашу да тыныч кына, динебез кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып алып барылды. Инде алып чыгып киткәч, барысы да җыелып укыйсы догалар укылып, сәдакалар таратылгач, халыкның бер өлеше саубуллашып кайтып китте. Бергә гомер көткән күрше-тирәләр өй керләрен юып, өйләрне рәткә кертеп, соңга кадәр шунда кайнаштылар. Мин, чит авыл кешесе, мондагы бердәмлеккә хәйран калып тамаша кылдым. Бу язмамны ахырында, барысын да исемләп әйтә алмам, әмма каршы күршеләре Сания апага, аерып, шунда катнашып, ярдәмен керткән һәр кешегә тирән ихтирамыбызны җиткерәсе килә. Матур кешеләр белән яшәгән кодагыебыз үзе дә күркәм иде шул. Сагынып, юксынып сөйләргә матур истәлекләр калдырып ахирәткә күчкән кодагыебызга авыр туфрагы җиңел булсын диясе генә кала.
Гөлшат Яруллина
Олы Ачасыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев