Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Утыртыр алдыннан суганны сода эремәсендә җебетеп карагыз

Суганны утыртыр алдыннан болай эшкәртү ысулы яз өчен дә, көз өчен дә ярый. Содалы суда җебетү уңышны арттыра һәм “стрелка”га китүдән саклый.

Әлеге ысулның яхшы нәтиҗәләренең сере – соданың антисептик үзлегендә һәм эремәнең температурасында. Су кайнар булырга тиеш! Минимум 45 градус, ә 55-60 булса тагын да шәп. Бу очракта җебетүнең файдасы тагын да күбрәк.

Алабыз 1 литр кайнар су (45-60 градус), 1 чәй калагы өеп аш содасы. Җебетү вакыты – 30 минут. Эремә бик тиз суынмасын өчен, өстен каплап, калын чүпрәк белән төреп куегыз.
Җебетергә салыр алдыннан кул белән әвәләгәндә салынган кадәрсен җиңелчә генә кабыгыннан арындырыгыз. Бөтенләй чистартып төшерергә дә ярамый. Көз көне утыртканда суганны кисәргә ярамый, чөнки бу төрле авыруларга сәбәп була.

Соданы, шулай ук, туфракның әчелеген киметү өчен кулланалар. Аны суган утыртканда көл яки доломит оны урынына да кулланырга мөмкин. Чокырларны җиңелчә генә “пудралап” тиз генә суганны төртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев