Үткәнебез белән горурланабыз
Күптән түгел генә Апас районында туган якны өйрәнү музеенда булырга туры килде. Күп музейларны караганым бар, әмма мондыйны беренче тапкыр күрүем.
Музейның башлангычы 1961 елга туры килә. Тарихчылар экспедицияләргә чыгып, төбәкне өйрәнгән. Экспонатлар шактый күп булганга күрә, 2005 елда музей заманча бизәлгән, иркен, зур бүлмәле бинага күчә. Бүгенге көндә анда 12 меңгә якын экспонат саклана.
Биредә 2017 елда күләмле уникаль проект белән палеонтология экспозициясе өчен аерым янкорма да төзелгән. Экспозициягә биеклеге 3 метрга якын, авырлыгы 10 тонна чамасы гигант мамонт куелган, сөйрәлүче җир-су хайваннарының макетлары да урын алган.
Музейда үлән белән тукланучы Үләмәзавр да бар. 1 миллион ярым ел элек бу төбәктә яшәгән хайваннар: мамонтның бәрмә-тешләре, балтыр сөякләре, йонлач мөгезборынның баш сөяге, бизон – музейның иң серле экспонатларыннан санала.
Татарстанда мондый бүлек берәү генә. Апас туган якны өйрәнү музее төрле бәйгеләрдә катнашып премияләргә, грантларга лаек булган. Музей җитәкчесе Рәмис Ногъманов аларны урынлы итеп инновацион технологияләргә юнәлтә. Димәк, музей тагын да баетыла һәм заманчалаштырыла.
Илзидә Саттарова,
КФУ студенты
Яшел Үзән – Казан
Фото: авторның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев