Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Үткән якшәмбедә «Бергәләп Идел ярларын чиста итәрбез» дигән гаилә экологик акциясе узды

Ул бик шәп узды, өстәвенә, табигать өчен дә, безнең өчен дә - өлкәннәр һәм балалар өчен дә файдалы булды! Барысы да яхшы эшләнгән эш тойгысыннан чын ләззәт алды. Гүзәллекне һәм чисталыкны яратучылар вакытны гаиләләре белән бик яхшы уздырдылар.

Бу игелекле эштә 40тан артык кеше катнашты. Бирегә үз шәһәрен диванда ятып, бөек материяләр турында фикер йөртеп, яраткан кешеләр түгел, ә чыннан да тирә-якта нәрсә булганлыгы белән кайгыртучылар килде. Үз эшләренә һәм яшьләренә карамастан килделәр - иң олы волонтёрга - 70, ә иң яшенә нибары 3 яшь иде.

Яр буе полосасыннан 88 капчык чүп-чар һәм 4 зур йөк машинасы чүп чыгарылды, дамба тирәсендәге Идел яры каты көнкүреш калдыкларыннан чистартылды.

Мондый чара безнең фондның күркәм традициясенә әверелде, ул мөхтәсибәт һәм «Престиж-Авто» автозапчастьләр кибете, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Экологик агарту бүлеге ярдәмендә гаилә бәйрәме форматында уза.

Ходай Тәгалә безгә шундый гүзәл урында туарга насыйп итте, һәм шундый матур табигатьне файдалануга тапшырды! Һәм без башкаларга үз тирәбездә пычрак үрчетү - җирәнгеч гамәл икәнен аңлатырга телибез! Синең янәшәңдә матур һәм чиста булганда, күңелдә дә җылы һәм якты була башлый!

Йә Аллаһ! Безнең тынычлык урнаштыруны дөрес аңлавыбызны һәм аңа карата яхшы мөнәсәбәттә булуыбызны ныгыт!
Изге эшләребезне кабул ит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев