Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Усал гамәлләр яхшыга илтми...

Оныкларны балаларга караганда катырак яратасың.

Әйтмим, улым өчен дә өзелеп тордым, хәзер дә йөрәгемне ярып бирергә әзермен. Әмма оныкларга ул барыбер башка төрле ярату, башка төрле хисләр. Аларны күбрәк аңлыйсың, күбрәк иркәлисең.

Балаларны йөрәк белән аңлыйсың, ниндидер инстинкт аларга кайчан кыен, кайчан рәхәт икәнен тоярга мәҗбүр итә. Үстергәндә тәҗрибә юк иде, әмма ниндидер эчке көч кирәк һәм тиеш булганча эшләтте. Улым җылый башлый, ә мин аның авырыпмы яки пеленкасы юеш булганга гына көйсезләнәме икәнен янына бармасам да сизә идем.

Ә оныклар белән башка төрле, аларны акылың белән аңлыйсың. Бигрәк тә бераз үсә төшкәч. Әти-әниләр һәрвакытта да балаларының «дөрес» үсүен тели. Кырыслыкта тотарга тырышалар. Ә аларның, кечкенә балаларның, уңышлары белән генә әти-әниләрен шатландырып торасылары килми, уйныйсылары, котырышасылары да килә. Менә минем оныкларны гына ал...


Алар минем янга килгән вакытта үзләрен иркен хис итә, дәү әниләрендә куалаш та, качышлы да уйнарга, мәче белән мәш килергә һәм кәнфитне дә ашарга яраганын беләләр иде. Ә өйдә әниләре рөхсәт итми. Мин рөхсәт итәм, чөнки оныкларымны аңлыйм. Менә шуның өчен бүгенге көнгә калганмындадыр инде. Хәзер онык­ларым минем яныма бик сирәк килә, әниләре – минем киленем җибәрми.


Улым Фә­рит йортка киленне –Эльвираны утыз ике яшендә генә алып кайтты. Шул яшенә чаклы өйләнмичә йөрде. Әле өлгерәм, дия иде. Аннары, бердәнберемне эзлим диде. Тапты инде әнә. Чынлап та кабатланмас һәм бердәнбер ахры. Өйләнгәнче улым планнары һәм проблемалары белән гел минем белән уртаклаша, киңәшләшә иде. Бетте, күңелне ачып сөйләшүләр бетте, алыштырып куйдылармени.

Нәрсә дә булса әйтсәң, ниндидер юк кына нәрсә сорасаң да: «Әни, Эльвира белән сөйләшергә, киңәшләшергә кирәк», – ди. Әййеее, эләкте улым үкчә астына. Аңардан башка хәзер адым да ясарга курка. Эльвира да Эльвира... Утыз ике яшенә кадәр эзләнеп, тапты әнә. Ә миңа нәрсә? Жәл түгел, ярар, шулай булсын, иң мөһиме аңа ошасын. Мин хәзер дәү әни, сөеп туймаслык оныкларым белән аралашу миңа мең тапкыр кыйммәтрәк.


Тора-бара бу шатлыгым да юкка чыкты. Оныкларым миңа килеп йөрделәр-йөрделәр дә, кинәт туктадылар. Башта мин, болар зур булды инде, мәктәпкә керделәр, беренче һәм өченче сыйныфларда укыйлар, әбиләрендә аларга кызык түгелдер, дип уйладым. Аннары улым белән киленем янына, соңгы вакытта күренмисез дип, үзем бардым. Малайлар мине күрү белән йөгерешеп килеп, әй кочак­лыйлар, үбәләр – сагынганнар. Аларда булган вакытта оныкларым янымнан китмәде дә. Менә шунда аңладым инде эшнең малайларда түгеллеген. Алар мине элеккечә үк ярата, миңа тартыла. Эш әти-әниләрендәдер, мөгаен дип уйладым. Балаларны минем яныма алар җибәрми.

Ярар, кунакта булдым һәм китәргә җыена башладым. Улым белән киленемә: «Балалар, мин бәлки оныкларым белән бераз урамда йөрермен? Һава торышы да бик матур», – дидем. Әти-әниләре ризалашты, улларын минем белән чыгардылар. Тик Эльвира гына, ярты сәгатьтән өйгә кайтырга кушты: «Син гафу ит инде, әни, малайларга тиздән бассейнга барырга кирәк», – диде.

Йөрибез урамда, сөйләшәбез һәм мин оныкларымнан нигә минем янга килми башлаулары турында сорадым. Кечкенәсе әйтә:

– Дәү әнием, синең яныңа барырга ярамый бит. Син авырыйсың. Безгә дә иярергә мөмкин, – ди.
– Ә нәрсә белән авырыйм соң мин, бәбкәчем? – дип сорадым. Ул миңа:
– Әнием синдә «слабоумие» диде, синең белән берүзебезгә калырга ярамый.

Менә шулай дөреслекне белдем. Сай акыллы тилемсәк икәнмен бит мин...
Ярты сәгатьтән, вәгъдә иткәнчә, оныкларымны әти-әниләре янына кертеп куйдым. Өемә кайтканда юл буе уйландым.

Нигә мине оныкларыма заразный авырулы башы киткән карчык итеп сөйләргә, каршы котыртырга иде? Шундый мөнәсәбәт уятырлык нишләгәнем бар соң минем? Көне буе дәү әниләрендә кунак булырга вакытлары юклыгын балаларга башкача да аңлатырга була иде бит. Алар аңлар иде... Шуның хәтле күңелем рәнҗеде. Әле бит мин хәлсезләнгән олы карчык түгел, алтмыш җидем дә тулмаган, гомерем буе шәһәрдә яшәгән алдынгы карашлы дәү әни. Киленем бит үзе дә каенана буласы кеше...

Оныкларымны бик яратам, ә киленем кешелексезлеге, җиңел уйлавыаркасында минем күз алдымда түбән төште. Дөнья ул төрле яклы. Үзем каенанамны картлык көнендә кадерләп тәрбияләдем, ирем яшьли үлгән булса да, башка тормышка чыкмадым, әнкәй янына кайтып йөрдем, аннары шәһәргә, үзебезгә алып килдем. Бәхиллеген биреп, рәхмәтләрен әйтеп китте.

Бу хатымны менә шундый, оныклар белән әбиләре арасын бозучы киленнәр колагына дип язасы булдым. Рәнҗетмәгез ирегезнең анасын, үзегезнең картлыгыгызны уйлап эш итегез! Астыртын, усал гамәлләрнең яхшыга илткәне юк әле...

Сәлам белән,
Наилә Х.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев