Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урып-җыю кампаниясе башлана

Татарстан Республикасы басуларында тулы көченә терлек азыгы әзерләү эшләре бара, урып-җыюга да ерак калмый.

Кызганычка каршы, кайвакыт электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклык зоналарында кагыйдәләр тиешенчә үтәлми.
Исегезгә төшерәбез, җаваплы кешеләр электр энергиясен тапшыру линияләрен саклау зоналарында эшләрне «Саклык зоналарын урнаш­тыру буенча кагыйдәләр»гә (РФ Хөкүмәтенең 24.02.2009 елындагы 160 номерлы карары) туры китереп оештырырга тиеш.
Электр энергиясе линияләре астында зур авыл хуҗалыгы машиналарында эшләү, учак ягу, салам яндыру, төзелеш материалларын, чүп-чар саклау һ.б. тыела. Әлеге таләпләрне үтәмәү кайвакыт үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагын китереп чыгарырга мөмкин.
Өзелгән чыбык яки зыян килгән урынга тап булганда, кичекмәстән электр челтәренең иң якын район оператив-диспетчерлык хезмәтенә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яки җирле үзидарә органнарына хәбәр итегез. Кайнар линия телефоны: 8-800-2000-878. Ремонтлаучы бригада килгәнче эшкә тотынмагыз һәм зыян килгән урыннан китмәгез, бу кешеләрнең һәм терлекләрнең иминлегенә янарга мөмкин.
Электр челтәре объектларының саклык зоналарында эшләү кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев