Урын өстендәге ирен караучы Гүзәл ханым: «Ташла диючеләр дә булды»
62 яшьлек Гүзәл Габдрахманованың ире Илдуска моннан ун ел элек инсульт була. Ул шул көннән бирле кеше ярдәменә мохтаҗ.
Өч ел элек бөтенләй урынга калган. Ятып кына тора икән. «Гомер иткән ирем бит. Ничек тәрбияләмим ди инде…» – ди хатыны. Әмма тормышта төрле хәлләр бар. Авыру ирләрен дә, хатыннарын да ташлап китүчеләр яки картлар йортына, приютларга бирүчеләр бар. Гүзәл апа исә гел бер теләктә – янымда гына булсын!
– Апас районының Сатмыш авылында туып-үстем. Ирем белән Казан очраштырды. Ул шәһәр егете иде. Без Фидан Гаффаров концертында танышып киттек. Ул чакта яшебез дә бар иде инде. Аңа 30 тулып киткән, миңа 27 иде. Бер күрүдә гашыйк булдым дия алмыйм. Ошатыштык та язмышларны бергә бәйләдек, – дип сөйли Гүзәл апа. – Илдус тормыш итәр өчен бик әйбәт кеше булды. Какмады, сукмады, юк сүз әйтеп рәнҗетмәде. Үзем теләгәнчә яшәдем. Бер балабыз булды. Икебез дә тәртип саклау өлкәсендә эшләдек.
Илдус абый бөтенләй сөйләшә алмый башлаган. Гүзәл апа аңа әкренләп сүзләр дә өйрәткән. Сөйләшмәсә дә, башы эшли, бөтен әйберне аңлый икән.
– Яңа ел бәйрәмнәренә авылга кайткан идек. Шунда Илдус әллә нишләде. Мин, эчкән, ахры, бу, дим. Баксаң, инсульт булган икән. Тизрәк хастаханәгә алып киттек. Юкса сәламәтлегенә беркайчан зарланмаган, бер көн дә «больничный»да булмаган кеше иде. Чирнең каян килеп чыгасын кем белгән инде аны… Йөгереп йөргән иремнең кинәт саусызлануын күрү рәхәт булмады. Әмма язмышларны узып буламы соң? Тәкъдиргә язылганга риза булдым, – ди ул.
Илдус абый хокук саклау өлкәсендә эшләсә, Гүзәл апа салым полициясендә хезмәт итә. 2016 елда оешмалары бетерелгәч, пенсиягә чыга.
– Ул чакта яшем җиткән иде инде. Пенсиягә подполковник дәрәҗәсендә чыктым. Тормышыбыз начар булмады. Инде гомер көзендә иремнең урынга калуын бер сынау дип кабул иттем. Аллаһы Тәгалә биргән авырлыкны җиңеп чыга белергә кирәк, – ди ул. – Улыбыз өйләнеп яши, оныгыбыз бар. Алар аерым тора. Әтисен юындырасы булса, улым булыша. Оныгым да бабасын бик ярата. Илдус гел ятып кына тора шул. Утырып та торса, дим кайчак… Бала кебек карыйсы инде. Иремне кадерләп яшәтергә тырышам.
Илдус абый рәхмәтен карашы белән әйтә икән. «Без бит хисләрне күрсәтә белә торган буын балалары түгел», – ди Гүзәл апа.
– Бер-береңә булган хисләр күңелдә инде ул. Тәрбиябез шундый булды. Ирне ташлау дигән әйбер уема да килгәне юк. Күп кенә танышлар, Илдус авырый башлагач: «Ник аны картлар йортына, приютка тапшырмыйсың?» – диделәр. Ничек шулай эшләп булсын ди?! Ул бит – минем 35 ел бергә яшәгән ирем, баламның атасы, оныгымның бабасы. Сәламәтлеге бетте дип кенә кешене урамга чыгарып атмыйлар инде. Аны карауның бер авырлыгын күрмим. Тормышым шулай көйләнгән. Ашатам, эчертәм, аркаларын сөртеп кенә торам. Яшәсен генә әле, – ди Гүзәл апа. – Иремнең ике сеңлесе бар. Авылга кайтасы, барасы җирем булса, алар булыша. Беркайчан да юк димиләр. Әнә шулай бергә-бергә яшибез. Тормышта төрле хәлләр була, шуңа да авыру караучыларга түземлек теләр идем. Чирне берәү дә сорап алмый. Якын кешеләрегезне тәрбияләргә тырышыгыз. Алар барысын да сизә. Яратып карасаң, авырулары да онытыла. Үзебез исән-сау чакта башкаларны да бәхетле итәргә тырышыйк. Дөньядагы гамәлләр өчен җавап та тотасы бар бит әле. Шунысын да онытмасак иде.
Гөлгенә Шиһапова
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев