Урманның үз законнары
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Чыршы» операциясе һәм аунап яткан агач җыю кагыйдәләре турында аңлата.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 20 декабрьдән 31 декабренә кадәр рес публикада «Чыршы» оператив-профилактика чарасының узуы турында хәбәр итә.
Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу максатында урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерү уздырып торылачак.
Исегезгә төшерәбез, урман утырт маларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.
Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.
– Күп санлы мөрәҗә гатьләргә бәйле рәвештә аңлатып узабыз, гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен чыбык-чабыкны ирекле җыя ала. Аунап яткан агач дигәндә, көчле җил, буран яисә күпләп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин диләнке эшләре уздырылган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яисә агач кәүсәләре турында сүз бара. Аларны урмандагы агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый, – дип аңлатты безгә «Яшел Үзән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Наил Абдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев