Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урманнарыбыз чиста булсын

Агымдагы елның 14 маенда Татарстанның барлык муниципаль районнарында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе чаралары үткәреләчәк.

Ул барлыгы 45 мәйданчык оештырылган. Акциягә 10 меңнән артык кеше кушылыр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты -урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сак караш тәрбияләү, әйләнә-тирәлекне саклау эшендә гражданнар, оешмалар, предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнарының инициативаларын берләштерү. Акциядә республика оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар даими катнаша. - Яшел Үзән районы да Татарстанның акциясенә кушылып, Зеленодольск урманчылыгы да шушы акцияне үткәрәбез, - дип сөйли Наил Абдуллин, "Зеленодольск урманчылык" ДКУ җитәкчесе-урманчысы. - Шушы акциядә безнең мәктәп укучылары: 14нче, 4нче мәктәп, Механика көллияте, Яшьләр комитеты катнаша. Барлыгы 100гә якын кеше. «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 18 апрельдә старт алды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук урман тармагы белгечләре тарафыннан 9 чишмә төзекләндерелде, 160 аншлаг, мәгълүмат щитлары һәм урманнарда ял итү урыннары төзекләндерелде. «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең чираттагы тапкыр үткәрелә торган киләсе этабы 4 июньгә планлаштырылган. Акциянең көзге этабы 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр оештырылачак. 2021 елда «Татарстанның чиста урманнары» акциясенә 20 меңгә якын кеше кушылды. Акция нәтиҗәләре буенча республиканың урман фондыннан 2 мең куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган һәм чыгарылган, 24 чишмә төзекләндерелгән, 230 аншлаг, мәгълүмат щитлары һәм урманнарда 175 ял итү урыны ремонтланган. Моннан тыш, 3 мең куб. м. коры-сары һәм агач-куак җыеп алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев