Урманда чыршы кисеп йөрмәгез, юкса, штраф көтә
Быел Яңа елга сату өчен Татарстанда 11 меңнән артык эре төрле чыршы үстерелгән.
Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Белгечләр чыршыны рәсми булган чыршы базарларында сатып алырга киңәш итә. Биредә сатучыларының тиешле документлары бар. Шулай ук сатып алучыларга товар чегы бирелә.
Татарстанда ел саен «Чыршы» оператив-профилактик чарасы уздырыла. Быел ул 20 декабрьдә старт алып, елның соңгы көнендә тәмамланачак.
Операция кысаларында, урман биләмәләрендә патрульлек итү оештырылачак. Шулай ук урманлыкларга сакчыл караш турында әңгәмәләр үткәреләчәк. Сүз уңаеннан, агачны законсыз кискән өчен гражданнар 3 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Вазыйфаи затларга - 20 дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф гамәлдә булачак. Шулай ук хокук бозучы китерелгән зыянны да капларга тиеш була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев