Урман янгыннарына каршы
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы фәрманына ярашлы рәвештә республиканың урман фонды территориясендә 2018 елның 15 апреленнән урманнарда янгыннарга каршы куркынычсызлык режимы кертелгән.
Безнең район урманнарында янгыннарны кисәтү максатыннан чыгып, составына МЧС, РФ Табигать һәм экология һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыклары, ЯҮМР оешмалары һәм предприятиеләре шәхси составыннан торган (289 кеше һәм 48 берәмлек техника) махсус төркем төзелгән. Шулай ук урман янгыннарына мониторинг һәм фаразлаулар уздыру өчен 3 югарыдан күзәтү пункты һәм 3 җир патруль маршруты булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев