Урман янгыннары
Яшел Үзәндә урман фондының гомуми мәйданы 27,5 мең гектар тәшкил итә. Яртысы, диярлек, классификациясе буенча янгын чыгу куркынычы югары булганнар исемлегенә керә.
Яшел Үзән, Васильево бистәсе, Бело-Безводное, Октябрьский, Раифа һәм Садовый – нәкъ менә әлеге җирлекләр – ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, аеруча урман янгыннары чыгу буенча куркыныч урыннар дип исәпләнә. Моннан тыш, урман фондында районда биш сәламәтләндерү-ял лагерьлары урнашкан. Март ахырында районның язгы-җәйге чорда янгыннарга каршы тору әзерлеге тикшерелде. Һәм ул, тулаем алганда, әзер булуны күрәтте.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев