Урман-сулар, кешеләр «Рәхмәт!» дип пышылдар
2025 ел мәгълүматлары буенча, «Добро.рф» федераль платформасында Россиядән – 9 миллионнан артык, Татарстаннан 219 241 волонтер теркәлгән.
Рәзилә Хәйретдинова фотолары, «ЯҮ»

«Волонтер» – инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Бездә аларны иреклеләр дип тә йөртәләр. Исем үзгәрүгә карап, асылы шул килеш кала. Икенче төрле алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә.
Волонтёрлар көне Россия Президенты Владимир Путинның 2017 елның 27 ноябрендәге указы белән гамәлгә керә. Әлеге хәрәкәт безнең илдә 1980 еллар ахырында барлыкка килә.
Алар – бик җаваплы, актив кешеләр. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны читләп узмый.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина, Рәзилә Хәйретдинова.
Волонтер булу ул – тормыш тәҗрибәсен туплау, яңа дуслар табу, кеше хәленә керә белү, сабырлык, армый-талмый, «энерджайзер» кебек һәрвакыт активлык рухында тору.
Иреклеләргә – ирек
Яшел Үзән муниципаль районында иреклеләр хәрәкәте елдан-ел үсеш ала. Бу хакта «Добро. Центр. «Добрый Зеленодольск» оешмасы җитәкчесе Светлана Янтуганова сөйли:

– Мин 2021 елдан бирле муниципаль районда иреклеләр хәрәкәте өчен җаваплы. Ә «Добро. Центр» статусында – 1 ел. Бу бөтен волонтерлар оешмаларын берләштергән Россия франшизасы. Оешма «Исток» яшьләр клубы берләшмәсе базасында ачылды. Ә иреклеләр «Добро.рф» платформасында рәсми теркәлеп, волонтерлык сәгатенә ия була. Бу аларга вузларга кергәндә өстәмә баллар бирә. Ә өлкән кешеләр күбрәк МХОга гуманитар ярдәм белән бәйле.
Иреклеләргә ирек бирелсә дә, аларның рәсми теркәлүләре өстенлекле. «Добро.Центр»га кергән Яшел Үзән иреклеләре күләмле спорт, мәдәни, социаль чараларда актив катнаша. Хәзер сайлаулар кебек мөһим эшләрдә дә аларның ярдәме таләп ителә.

Көллият студентлары актив
– Ел саен волонтерларның «Татарстанның чиста урманнары», Җиңү бәйрәмендә «Кызыл канәфер», «Георгий тасмасы», «Җиңү маршруты» һәм башка бик күп акцияләрдә зур эшен билгеләргә кирәк. Медицина, суднолар төзелеше, механика көллиятләре студентлары арасында волонтерлар күп. Алар хастаханәләрдә, приютларда булалар, «Кот и пес» приютына ярдәм итәләр, МХО хәрбиләренә гуманитар йөкне җибәрүдә булышалар. Шәһәрдәге 4,7,10,11,14, 18нче мәктәп укучылары арасында игелекле гамәл кылучылар байтак, – дип сүзен дәвам итә Светлана Янтуганова.
«Добро.рф» платформасында теркәлергә
«Добро.Центр»ның урнашу урыны «Кристалл» яшьләр клубында булгач, биредә яшьләргә бергә җыелырга, спорт белән шөгыльләнергә, аралашырга мөмкинлек бар. Мәсәлән, «Әдәби кунакханә», «Квартирники» чаралары алар өчен.

Алар республика, Россия күләмендәге чараларда да катнаша ала. Әлбәттә, аларның Россия платформасында теркәлгән булулары шарт. Анда волонтерлык сәгатьләренә, тәҗрибәләренә игътибар итәләр. Мәсәлән, «Свиягафест», «Төнге Казан» чараларында, Россия йолдызлары – Стас Михайлов, Слава, Любэ концертларында да Яшел Үзән волонтерлары күп булган. Нинди чараларда волонтерлар таләп ителүен «Добро. рф» платформасы аша беләсең һәм катнаша алуыңны белдереп заявка бирәсең. 2024 елда Яшел Үзәннән 6 волонтер Сочида узган яшьләрнең Бөтендөнья фестивалендә катнаша.
«Без бөтен этапны лаеклы уздык. Татарстан төбәкләре арасыннан иң күбе бездән сайланды. Мин үзем – лидер, ә кызым тренер булды. Татарстан делегациясе 100 кешедән торды, – дип сөйли Светлана Александровна. – Ә быел мин Анапага – Кара диңгезне чистартырга бардым. ТР волонтерлары делегациясен җитәкләүне ышанып тапшырдылар. Анда без февраль аенда, җил-яңгыр астында 10 көн эшләдек. Шунысын әйтәм, безгә бөтен экипировка Татарстаннан бирелде. Аяк киеменә хәтле. Бу уңайдан волонтерлык хәрәкәтен хуплаучы һәм ярдәм итүче Рәисебез – Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Шуңа күрә безнең волонтерлар анда экипировкалары белән генә түгел, тәртипләре белән дә аерылды. Алар үзләренең Татарстаннан булулары белән горурланды. Шундый зур чаралар аша волонтерлыкның ни өчен кирәклеген аңлыйсың. Урманны коткарасың икән, ул сиңа «Рәхмәт!» – дип пышылдый. Сулыкларны чистарттыңмы, алар да сиңа бик рәхмәтле. Мондый акцияләрдән үзгәреп кайтасың. Сентябрь җиттеме, мин мәктәпләр буенча йөрим, балалар белән очрашам, волонтерлык турында сөйлим».
Сугышчыларга үлән чәйләре
Бу үзәктә мәктәп балалары еш җыела. Әле шушы көннәрдә генә 11нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары МХО сугышчыларына үлән чәйләре әзерләде. Ә моңа аларны Осиноводан тәҗрибәле волонтер Галина Лавонина өйрәтте.

– Яшел Үзәндә көчле «көмеш» волонтерлар да бар. Әйтик, Екатерина Борисюк, Любовь Галкина, Светлана Медведева, Анастасия Благовещенская. Иң беренче эшемне мин алар белән танышудан башлаган идем. Озакламый безгә МХОга булышучы өлкән яшьтәге апалар килеп кушылды. Осиново, Васильево, Яшел Үзәннән гуманитар йөк җыеп, МХО зонасына йөртүчеләрне Россия платформасында терки башладык. Чөнки шул гына юлларда бушлай йөрергә, страховка алырга мөмкинлек бирә. МХО зонасында төрле хәлләр булырга мөмкин, — ди Светлана Янтуганова.

Бәйрәм белән, иреклеләр!
Волонтерлар хәзер төрле конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый. Ел саен «Добрый Татарстан» премиясе бирелә. Быел Яшел Үзәннән 18нче лицей укучысы Мәликә Шәмсетдинова финалга чыккан. Нәтиҗәсе 10 декабрьдә билгеле булачак. Ел саен, 5 декабрьдә, волонтерлар бергә җыела һәм иң-иң активларны бүләклиләр. Быел алар Засорин урамының 1А йортында урнашкан «Добро.Центр»да җыела. Өстәл артында, җылы атмосферада, гитара астында җырлар, уен-көлке булачак. Бәйрәмегез белән, Сезне – иреклеләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев