Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Урман саннар белән: бер маршрут — ун чакрым: кыргый җәнлекләр ничек исәпкә алына

Урамда йөрүче сукбай этләр һәркемнең күз алдында булса, урман-кырларда яшәүче кыргый хайваннар һәм кошлар даими һәм җитди күзәтү астында тора. Ел саен кыш айларында аларның саны махсус исәпләүләр аша ачыклана. Әлеге катлаулы, ләкин бик кирәкле эш турында без ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча территориаль бүлеге җитәкчесе Роман Мингалев белән сөйләштек.

Фото шәхси архивтан

– Роман Геннадьевич, кышкы исәпләүләр башландымы? Алар кайчанга кадәр дәвам итә?

– Әйе, кышкы исәпкә алу чаралары башланды. Бу эш Россия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы карары нигезендә алып барыла. Җыелган барлык мәгълүматлар соңыннан Мәскәүгә җибәрелә, анда аларны тикшерәләр һәм эшкәртәләр. Әйтергә кирәк, бу бик катлаулы процесс. Бер маршрутның уртача озынлыгы 10 чакрымга җитә. Исәпләүләрдә аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша. Карның күп явуы да эшне авырайта: кыргый җәнлекләрнең гадәтләре үзгәрә, эзләрне аеру кыенлаша.

– Безнең районда маршрутлар саны күпме?

– Мисал өчен, Олы Карагуҗа аучылык хуҗалыгында – 9 маршрут, Мизиновода – 4, Яшел Үзән хуҗалыгында – 10, Краснооктябрьскида – 6, Зөядә – 10, ә гомуми аучылык җирләрендә – 5 маршрут билгеләнгән. Гомумән алганда, без 17 төр җәнлек һәм кош санын исәпкә алабыз. Алар арасында поши, кыр кәҗәсе, кабан, төлке, куян, хорек, ас (горностай), кыр төлкесе, тиен, сусар (куница) бар. Кошлардан дүрт төр: боҗыр (рябчик), көртлек, урман тавыгы (глухарь) исәпләнә.

Шунысы да бар: хәзерге вакытта тиеннәр саны бик аз, ә боланнар белән бүреләр безнең районда бөтенләй теркәлми.

– Исәпләү эшләре ничек алып барыла?

– Белгечләр яхшы һава шартларында чаңгыда чыга. Алар коралсыз була һәм салынган чаңгы юлларыннан түгел, ә компьютер билгеләгән маршрутлар буенча гына хәрәкәт итә. Маршрутлар өч категориягә бүленә: кыр, урман һәм сазлык. Безнең районда сазлыклы урыннар юк. Эш ике этапта үтә: беренче көнне — иске эзләр, икенче көнне яңалары исәпкә алына.

– Барлык җәнлекләрне дә төгәл исәпләп бетереп буламы соң?

– Җыелган мәгълүматлар математик эшкәртүгә алына, компьютер программасына кертелә. Компьютер махсус формулалар ярдәмендә теркәлгән эзләрне анализлый һәм гомуми нәтиҗә чыгара.

– Бу исәпләүләр нинди максатта үткәрелә?

– Кышкы исәпкә алулар безгә җәнлекләр һәм кошлар популяциясенең торышын бәяләргә, ауны ничек оештырырга икәнен билгеләргә ярдәм итә. Шул мәгълүматка таянып, саклау чаралары күрелә. Мәсәлән, кайсы да булса төрнең саны кимесә, аңа ау ачылмый. Ә киресенчә, артык күбәеп китсәләр, популяциянең якынча 10 процентын көйләү мөмкинлеге бар.

Кыскасы, урман-кырлардагы тормыш үз агымы белән барса да, һәр эз, һәр канатлы яки койрыклы җан иясе игътибарсыз калмый. Кышкы аклыкта калган эзләр – табигатьнең үз телендә сөйләгән саннары ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев