Урман гүзәленә тимәгез
Яңа ел бәйрәменең төп кунагы, әлбәттә инде – чыршы.
Шуңа күрә бу чорда чыршы тирәсендә ыгы-зыгы күп була. Кемдер аны базардан сатып ала, кемдер ясалмасына өстенлек бирә, әмма урманга барып рөхсәтсез-нисез кисеп алып кайтучылар да була. Менә андыйларга инде, тотыла-нитә калсалар, административ эш кузгатылып, штраф салынырга мөмкин.
Штрафлар чыршыларга гына кагылмый. Ул бөтен ылыслылар өчен каралган. Шулай ук республикага башка регионнардан ылыслы агачлар алып килеп легаль булмаган юл белән сатучылар да шушы маддәгә кертелә. Хәзерге вакытта республикада “Чыршы” дип аталган оператив-профилактик чара алып барыла.
Чара кысасында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзән урманчылары белән берлектә сәүдә нокталарында, урманчылык территорияләрендә рейдлар уздыра. Әгәр дә законсыз гамәлләр ачыкланса, РФ КоАПның 8.28нче маддәсе буенча административ эш кузгатыла. Гражданнарга – 3тән алып 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 20дән алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200дән алып 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Быел чыршыны законсыз кисү очраклары булган инде. Әйшәдә 22сеннән 23 декабрьгә каршы төндә сәгать 1 белән 3 арасында Молодежная урамында билгесез зат чыршының башын кисеп алган. Бу очрак буенча күзәтү камерасында видеоязма бар. Хәзер инде тикшерү алып барыла. Бу кешенең шәхесе ачыкланса, аңа закон бозган өчен шактый суммада штраф түләсе булачак.
Урман гүзәленә законсыз кул күтәрү очрагының берсе дә ачыкланмыйча калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев