Урланган белән тук була алмыйсың
Бер тамчы зирәклек
Берәүнең ике углы булган. Үсеп, буйга җиткәннәр һәм әтиләре боларга:
– Угланнарым, чын эшкә тотынырга вакыт. Кайсыгызның кем буласы килә?
Тегеләре дәшми, нинди эш сайларга белмиләр.
– Ярар, әйдәгез алайса, – дигән аталары, – дөньяга чыгыйк, кешеләр ни белән шөгыльләнә икән, карыйк.
Баралар болар, бөтен нәрсә белән кызыксыналар, үзләренә нинди һөнәр сайлау турында уйлыйлар.
Бер авылга җиткәннәр. Тимерче алачыгы күреп алган болар һәм кереп тимерче белән сөйләшкән. Олы угыл кулына чүкеч алып, сабан төрәнен таптарга булышкан да алга таба киткәннәр.
Башка авылга җиткәннәр. Як-якларына караганнар, биредә тимерче алачыгы да, тимерче дә юк икән. Олы угыл әйткән:
– Мин монда тимерче алачыгы төзеп, тимерче булам, – дигән. – Бу эш миңа бик ошый.
Улының тормыш итү өчен акча эшләү ысулын табуына әтисе шатланган.
– Ярый, бу авылның тимерчесе бул, – дигән.
Ә икенче угыл никадәр йөрсә дә, күңеленә ошаган эш тапмаган. Бервакыт әтисе белән болын яныннан узып баралар икән, ә анда үгез утлап йөри. Авыл ерак һәм көтүчесе дә күренми икән.
– Әти, ә бәлки миңа үгезләр урлый башларгадыр? – дип әйтеп куйган. – Эше дә җиңел, һәр көнне ит тә була, үзем дә шул үгез кебек тазарам.
– Урла, – дигән әтисе. – Син үзеңә ошаган шөгыль тапсын өчен йөрибез бит инде.
Егет үгезне өе ягына куа башлаган. Ә әтисе:
– Мине урман буенда көтеп тор – әнә теге авылга барып киләсем бар, анда минем танышым яши, – дигән.
Тегесе үзе үгезне куа, үзе, артыннан берәрсе килмиме икән дип, бүре шикелле гел артына борылып карый икән. Урманга барып җиткәнче тәмам коты очкан. Әтисен шунда көтеп торган да, икәүләшеп үгезне куа-куа өйләренә кайтып киткәннәр. Хайванны суеп, тиресен салдырганнар һәм ит пешерергә куйганнар. Ашарга утырганчы әтисе угылына:
– Менә нәрсә, улым, әйдә әле алдан үлчәмнәребезне алыйк, бу үгезне ашап кайсыбыз тазарыр икән, карыйк, – дигән.
Җеп алып икесенең дә муен юанлыгын үлчәгәннәр дә ашарга утырганнар. Әтисе тыныч кына ашый, ә егет, үгезне эзләп килүчеләр килеп кермиме икән дип, гел ишеккә карый, ди. Эт өреп куйса да, өйләре яныннан берәрсе узып барса да – угыл итне эләктереп, чоланга кача икән, үзенең аяк-куллары калтырый ди. Һәм шулай көн артыннан көн узып торган.
Ниһаять, үгез итен ашап бетергәннәр. Ата кеше угылына әйтә икән:
– Ә хәзер, әйдә, муеннарны үлчик, – дип. – Кайсыбыз артты икән?
Нәтиҗәдә, әтисенең муены ике тапкырга юанайган, ә угылныкы ике тапкырга ябыккан ди. Улы бик аптыраган:
– Ә нигә болай килеп чыкты соң әле?
– Ә шуннан килеп чыкты да, чөнки син урланган үгез ашадың, – дигән әтисе.
– Соң, син дә шул урланганны ашадың бит!
– Юк, мин теге юлы авылга барып аның хуҗасына түләдем һәм үземнең үгеземне ашадым. Шуңа ул миңа файдага булды, тазардым. Ә син өстәл артына утырган саен курку муеныңа менеп атланды да сине буды. Шуңа күрә ябыктың да. Урланган белән тук булмыйсың, шуны беркайчан да исеңнән чыгарма, улым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев