Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Улым сайлаган яр түбән «пробалы»

...Мин, кызлар үзләрен булачак ирләре өчен сакларга тиеш, дигән ышану белән яшәгән заман кешесе.

Әгәр дә кыз мәктәп яшеннән үк кичләрен йөри икән, сәламәт бала табу турында онытса да була. Андыйларны күп күрдем: артларын боргалап йөриләр, ирләр шулар өчен сугыша – ә алар шат. Тик аннары, корсаклары үсә башлагач, барлык егетләре ташлый, баланы ялгызы үстерергә кала. Шул җилбәзәкләрне бер жәлләмим. Шулар аркасында ирләр белән балалар җәфа чигә...

Мин мәктәптә эшлим һәм шундыйларны бер карауда беләм. Зәринә шулар рәтеннән. Аның классларында королева булуы, бөтен мәктәпкә ялтырап йөрүен (тискәре мәгънәдә) хәтерлим. Мин аңа игътибар да итмәдем, котырып туктар, үсәр һәм бер пот тозның тәмен татыр да тынар, дип уйладым. Ул вакытта директорның да, укытучыларның да канын эчте инде. Малайларны сугыштырып рәхәтләнде, ә якыннары янында аңардан тәртипле кыз юк.

Мин аны тәртәгә кертергә маташмадым да, шундый башсыз икән, аны тәрбияләү, бәйдә тоту ата-анасының эше. Аларның да вакыты юк, гамьнәре гел градуслы эчемлек эзләүдә. Аларны гаепләү минем эш түгел, үзем дә улымны карап бетерә алмадым. Язмыш шундый усал шаяра, берничә ел элек мин иң куркыныч төшемдә дә Зәринә минем киленем булыр дип уйламаган идем.

Улым Айрат аннан өч-дүрт яшькә зуррактыр. Бер мәктәптә укып та, аларның юллары очрашмаган иде. Улым әгәр күргән булса да, игътибар итмәс иде: ул акыллы малай булды, китаплар укырга яратты, фәннәр белән кызыксынды. Без ирем белән аңа яхшы белем биреп, чын кеше ясарга омтылдык. Репетиторларга күпме акча киткәнен исәп­ләмәдек, һәр тиенне укытучыларга һәм китапларга тоттык. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, классларында ул берәү генә шундый! Еллар узды, барысы да яхшы барды, Айрат аспирантурага кергәч, ничек шатланганны белсәгез! Менә ичмаса «аксөяк» булыр, аңа да, оныкларга да кара эштә бил бөгәргә туры килмәс, дип уйладык. Ә хәзер, шул Зәринә аркасында бар тырышлык юкка чыгачагын уйлап, йоклый алмыйм. Яңа аякка баса гына башлаган егетнең нигә дип башын әйләндерергә?! Ул кызый үзе турында гына уйлый!

Очраша башлауларын сизми калдым, югыйсә моңа юл куймас идем. Май бәйрәмнәрендә улым ял итәргә кайтты. Мин шундый сөендем, өйдә бер эш тә кушмадым, ял итсен дидем. Әгәр дә эшсезлектән төнге клуб­ларда йөрисен белсәм, бикләп куяр идем, билләһи! Мие кая киткәндер, шул әнчекне күргән, танцевать иткән дә, акылыннан җилләр искән! Элек кайткан саен үзенең фәнни тормышы турында сөйли иде, әтисе белән бүлдермичә генә тыңлый, бәхетенә шатлана идек.

Хәзер уенда бер Зәринә! Аны мактаганнан косасылар килә! Кыз, чынлап та чибәр инде, сүз әйтерлек түгел: аксыл чәчле, зифа буйлы, күзләре зәңгәр – минем улымны юлдан яздыру түгел, телевизордан яңалыклар, тапшырулар алып барырлык. «Кыз» дип яшь булганга әйтүем инде, аның кызлыгын югалтуына хан заманнар, кайчан икәнен үзе дә хәтерләмидер.

Әтисе белән укуына күпме көч куйсак та, улыбыз мөгезләре белән терәлде бит – өйләнәм, ди! Зәринә турында бөтен дөреслекне сөйләгәннән соң да кире уйламый! Ана мәче Зәринә хәйләкәр, әмма акылы юк. Мәктәптән соң укыйсы килмәде, трасса кырыендагы кибеткә урнашты. Аның хуҗасының хатыны, ире белән гүләйт иткән өчен, артына тибеп чыгарган, диделәр. Аннары тынды кебек, каядыр идән юды бугай. Анда да тик ятмагандыр әле, кем белә. Ә җәй көне минем улыма ябырылды, оятсыз! Улыма бу хәлләрне сөйләдем, әлбәттә, тик ул кул гына селтәде. Иң мөһиме, бер-беребезне яратабыз, ә аның үткәне миңа кызык түгел, ди. Әти-әнисен тыңласа, ак сакаллы карт булыр иде дә бит, юк!

Мин үзем кияүгә яратып чык­мадым һәм тамчы да үкенмим. Утыз ел бергә гомер итәбез, төрле чак булды, әмма кияүгә чиста килеш чыктым һәм аннары да хыянәт итмәдем. Ир белән хатын акыллары белән дә, көчләре белән дә бер булырга тиеш – шул вакытта сәламәт балалар туа. Ә бу Зәринәдән нинди оныклар көтәргә? Уйларга да куркыныч: черек агач җимеш бирми, бирсә дә зәгыйфьне. Балаларны кем үстерә, кем тәрбияли?

Мин улыма башка кызны күзләп куйган идем инде, күрше фатирда яшәүче Лилияне. Бала чагыннан ук улыма аны гел мактый идем, нинди тырыш, акыллы кыз, дип. Лилия турында сөйли башласам, Айратның ачуы килә иде. Чибәрлеккә Зәринә белән чагыштырып булмый әлбәттә, шулай да бар да урынында, тыйнак, тыныч, йорт җанлы, тегүчегә укыды. Менә аның белән улыма җайлы булыр иде. Хәзер өендә эшли, куллары алтын, бөтен тирә-юнь аңардан тектерә. Менә мин аны «кызым» дип атар идем. Зәринә белән кавышуларына ризалык бирмәячәкмен. Ул стерва көтәр дә, башканы табар, менә шул вакытта улымны Лилия юатыр.
Кысылма, диючеләр күп булыр. Кысылам. Күрәләтә бердәнбер улымны юньсез хатынга өйләндерергә йөрәгем кушмый. Шулай да киңәшләрегезне укыйсым килә. Кызлар, «Әйтәм әле»гә язарсыз әле, яме, шалтыратучылар булса.

Исем-фамилиямне язмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев