Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Улым белән дуслашырга теләмиләр, чын мәгънәсендә файдасы тиярдәй һәм нәтиҗә бирердәй киңәш бирегез әле

Бала белән бәйле хәлләр һәр гаиләдә бар инде ул.

Бер генә баланы да нинди дә булса кыенлыкларсыз, йөрәк әрнүләрсез үстереп булмый.

Улыма узган ел ахырында тугыз яшь тулды, өченче сыйныфта укый. Гаиләбез тулы, тәртипле, артык шиковать итмәсәк тә, җитешлектә яшибез, шуңа улыбызга кирәкле бөтен нәрсәне алырга тырышабыз. Аның яшендәгеләрнеке кебек үк планшеты, смартфоны, үзенең компьютеры, аерым бүлмәсе һәм яраткан уенчыклары бар. Үзебезнең ил һәм чит ил диңгез буйларында ял итәбез. Моны ни өчен язаммы? Бердәнбер балабызның мохтаҗлыгы юклыгын аңлавыгыз өчен. Тик, дөресен әйткәндә, сатып алып булмый торган нәрсә – дуслары юк.

 
Иптәшләре булмавын балалар бакчасында чакта ук сизенә башладым, әмма, улым бераз үскәч, барысы да булыр, дип уйладым. Аннары мәктәп башланды. Беренче айларда бары да тиешенчә барды – балалар мәктәптән бергәләшеп чыга, тәнәфесләрдә аралаша, ә аннары Кәримнән читләшә башладылар. Өченче класста укыганда аны ничек җайлап мәктәпкә җибәрергә белми башладым. Чирек ахырында теләгән әйберен алып бирү белән дә кызыксындыруны үттек, укуның никадәр мөһим булуын да аңлатып карадым.
Һәр көнне улым белән «по душам» сөйләшергә вакыт табарга тырышам, әмма гел бер төрле җөмләләр ишетәм: «тәнәфестә барысы да уйнады, ә мин үземнең партам артында утырдым», «ял көне Самат туган көнен уздыра, миннән кала бөтен классны чакырды», «бөтенесе мине һәм класстагы иң ямьсез кызны «жених и невеста» дип котырта».

 

 Сыйныф җитәкчесе белән дә сөйләшеп карадым, әмма ул да: «Сезнең малай уңай, уку буенча һавадан йолдызлар чүпләми, әлбәттә, әмма аның әле барысы да алда. Ачыктан ачык беркем белән дә конфликтка керми, ә сез сөйләгәннәрне минем сизгәнем юк», – ди. 

 

Уку елы ахырында чаң кагар вакыт җитте, билгеләре төшә башлады, укуга бөтенләй кызыксынуы бетте. Репетиторларның да ярдәме юк – улым ачыктан ачык: «Минем английскины яхшы белүемне син телисең, ә аның миңа кирәге юк», – ди.
 

Без хәзер яши торган урынга күченгәндә Кәримгә әле биш яшь тулмаган иде. Башта аның үзен генә калдырырга куркып, ишегалдында уйнарга да аның белән чыга идем. Шул вакытта берничә әни белән таныштык, улым башка балалар белән уйный кебек иде. Ә үзе генә чыга башлагач, бар да үзгәрде.
Башта, зурраклар минем уенчыкларымны ала, дип зарланды. Үзен якларга өйрәнсен дип, чыгып, теге үсмерләр белән аңлашып йөрмәдем, улыма мәсьәләне хәл итәргә үзенә куштым. Берничә тапкыр хәл итәргә маташып, уенчыкларын кире алырга тырышып карады, ә аннары мондый хәлләр турында миңа сөйләми дә башлады.

 
Безнең өй ишегалдында спорт мәйданчыгы бар, анда төрле яшьтәге балалар өстәл теннисы, туп һәм бадминтон уйный. Өй артында ел әйләнәсе Кәрим кебек бала-чага футбол куа, ә зурраклар бас­кетбол уйный торган стадион кебек мәйдан. Мин улымны урамга уйнарга мәҗбүр итеп чыгарган очракта да, ул подъезд төбендәге эскәмиядә утыра, чөнки аны үз командасына беркемнең дә аласы килми, бергә бер уйнарга теләүче дә юк. Ә инде берәр компаниягә якын килә башласа, түбәнсетү һәм төртеп җибәрүгә кадәр барып җитә.

 
Әйтергә оят булса да әйтим, улым велосипедта да әтисе белән гаражга баргач, шундагы юлларда гына йөри. Ул башка малайлар аның велосипедын берәр нәрсә эшләтерләр дип курка. Ирем аны үзен якларга, «сдача» бирергә генә өйрәтә, ә мин проблеманы сүз белән хәл итәргә тырышырга кирәк дим.
Дөнья сыйныфташлар һәм ишегалдындагы балаларга гына терәлмәгән дип, Кәримне спорт секцияләренә яздырдым, бәлки анда дуслар табылыр дип ышандым. Барлыгы, соңгы ел ярым эчендә без йөзү, джиу джитсу, футбол белән «шөгыльләнергә» өлгердек һәм чираттагы төр секцияне дә ташлау турында сүз бара. Улыбызны башка, спортка карамаган нәрсә белән кызыксындыру да уңышсыз, аны бернәрсә дә кызыксындырмый – рәсем дә, музыка да, бию һ. б. да.

 
Башта үзем психологка йөрдем, ә аннары Кәрим белән икәүләшеп бардык. Аның әйтүенә караганда бала психологик яктан сәламәт, әмма эгоизмы хәттин ашкан. Берничә сеанстан соң, проблеманы таптык кебек, психолог сүзләре буенча, без кайдадыр бик кечкенә чагында тәрбиядә нәрсәдер күреп бетермәгән. Ләкин, кая күрмәдек икән соң, дуслар белән проблемалар балалар бакчасыннан
ук башланды бит. Психолог­ларның ярдәме артык югары бәяләнәдер, мөгаен, безгә файдасы бер тамчы булмады.
Улыбызны ешрак һәм озаккарак (бигрәк тә җәй көне) әбиләренә җибәрергә тырыша башладык. Янында без булмагач, бәлки дуслар табып, аралашырга өйрәнер дип уйлаган идек. Әмма монда да берни килеп чыкмады.
 

Бәлки кемнеңдер шундый ук хәл башыннан узгандыр, яисә кемдер мондый очракта ни эшләргә кирәген беләдер? Мин баламның уңышлы һәм мөстәкыйль кеше булып үсүен телим. Кешеләр янында үзен иркен тота һәм дусларны җиңел таба торган булсын иде, дип телим. Зинһар, чын мәгънәсендә файдасы тиярдәй һәм нәтиҗә бирердәй киңәш бирегез әле. Алдан ук рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев