Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Улыбка» балалар бакчасында «Спорт һәм матурлык» фестиваль-конкурсы узды

7 апрель көнне Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы «Улыбка» балалар бакчасы базасында спорт биюе буенча «Спорт һәм матурлык» дип аталган фестиваль-конкурс узды.

Чара районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән балалар коллективларын җыйды һәм физик активлык белән иҗат бәйрәменә әверелде.

Фестивальнең максаты – балаларда физик культура, спорт һәм биюләр белән кызыксыну формалаштыру, шулай ук аларның иҗади потенциалын ачу. Фестиваль мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаштыру өчен менә дигән мөмкинлек булды, шулай ук учреждениеләрдә физкультура-сәламәтләндерү эше дәрәҗәсен күтәрде.

Быел фестивальдә Яшел Үзән муниципаль районыннан 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Шулар арасыннан 10 балалар бакчасы сайлап алу турын узды, ә иң яхшылары исә күчмә кубок өчен көрәшә алды.

Ярыш нәтиҗәләре:
- 1 урын - 6нчы "Улыбка" балалар бакчасы,
- 2 урын - 13нче "Гусельки" һәм 18нче "Радуга" балалар бакчалары,
- 3 урын - 24нче "Васильки", 35нче "Березка" һәм 21нче "Незабудка" балалар бакчалары.

Фестиваль спорт талантларын күрсәтү өчен чара гына түгел, коллектирлар һәм педагоглар арасында тәҗрибә алмашу өчен бик яхшы мәйданчык та булды.

Активлык һәм иҗат өчен барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев