Уллыкка бала алучыларга түләү ничек билгеләнә
Уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләү каралган.
Бер тапкыр бирелә торган акча баланы уллыкка алучыга, шулай ук опекунга, попечитель яки тәрбиягә бала алган ата-анага бирелә.
Ел башына түләү күләме һәр уллыкка алынган балага – 18886,32 сум һәм 8 яше тулган яки инвалид балага, яки гаиләгә берничә бала алынса һәр балага 144 306 сум тәшкил итте. Март аеннан башлап, индексацияне исәпкә алып, уллыкка алучылар түләүләрне арттырылган күләмдә 20 472,77 сум һәм шуңа ярашлы 156 428,66 сум алачак.
«Гариза һәм пособие хокукын раслаучы документлар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергәннән соң 6 ай эчендә, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека һәм попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган көннән соң, йә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән соң эшләргә кирәк», – дип билгели Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондына гаризаны почта аша җибәрергә мөмкин. Бу очракта теркәлгән документларның күчермәләре нотариаль рәвештә раслана. Кирәкле документлар – уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгы, судның баланы уллыкка алу турындагы карарының күчермәсе, яисә опекага алу турындагы документ.
Пособие билгеләү турындагы карар гариза һәм Пенсия фондына гариза бирүче оешмаларның һәм документларының кирәкле белешмәләре кергәннән 10 эш кө не эчендә чыгарыла. Аерым очракларда гариза буенча карар кабул итү срогы, әгәр Пенсия фондына оешмалардан мәгълүмат яки мөрәҗәгать итүчедән түләү хокукын раслаучы документлар вакытында килмәсә, 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Акча түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев