«Үлгәннән соң кешенең шунда ук бу дөньядан китмәвенә инандым» (тормыштан)
40 көнгә кадәр үлгән кешенең җаны үзенең туып-үскән җирләрендә, яраткан кешеләре янында йөри, дип күп язалар. 33 көн дәвамында сез аңа эндәшсәгез, ул сезне ишетә. 33 көннән соң аның «хәле» бетә һәм инде ул бу дөньядан мәңге китәргә әзерләнә башлый. 40 көн үткәч китә. 40 көненә кадәр үлгән иремне, хатынымны, баламны, әби-бабаемның әрвахын күрдем, дигән бик күп язмалар бар.
«Зираттан кайткач, мин үземне кая куярга белмәдем. Минем хәлем шулкадәр начар иде, хәтта башкалар янына чыгып, өстәл янына да утыра алмадым. Мин бүлмәмә кереп, башкалар ишетмәсен дип, иреннәремне тешли-тешли еладым. Миңа шулкадәр авыр иде, хәтта миңа шундый уй килде: миңа үләргә кирәк, минем кызым анда берүзе, аңа иптәш кирәк.
Бу уй тынгылык бирмәде. Мин тордым да, бөтен даруларны эчеп, агуланып үләргә уйладым. Аптечка янына барып кына баскан идем, кемдер уң як иңнәремә кулын куйды. Башымны борып карасам — кызым басып тора. Ул кидереп күмгән күлмәгеннән, тере, ләкин кыяфәтенә караганда ничектер хәлсез, авыруга охшаган иде. Йөзе сап-сары, күгәргән, күзләре яртылаш ачык. Тавышы бик хәлсез, әкрен, иреннәрен көчкә кузгалтып, миңа: «Әни, әгәр син мине яратсаң — үлмә, алайса, без беркайчан да бергә булмаячакбыз. Монда андый үлемнәрне яратмыйлар», — диде дә миннән бер адым артка китеп юкка да чыкты.
Мин курыкмадым да, кычкырмадым да, ул бит минем кызым иде. Мин акылымны җуймадым. Мин, чыннан да, кызымны күрдем. Һәм мин үлгәннән соң да кешенең шунда ук бу дөньядан китмәвенә тагын бер кат инандым».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев