«Ул көннәр бүгенге кебек хәтердә»
Хезмәт итү җиңелләрдән булмады\ Әтием, Миңнулла Яруллин канкойгыч сугышта булып, Ленинградны камалыштан азат итүдә катнашкан, сугышкан, күпне күргән. Без аның белән чиксез горурланабыз. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын гына ул көтеп җиткерә алмады.
Сугыштан соң авылга әти-әнисе янына кайта ул. Акъегет авылы кызы Рәхиләгә өйләнә. 67 ел бергә яшәделәр, 5 бала тәрбияләп үстерделәр.
Әти сугыштан кайт кач, шофер булып эшкә урнаша һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшләде. Әниемә дә сугыш чорында күпне күрергә туры килә, урман кисә, торф чыгара һ.б. эшләрдән дә читтә калмый. Ни кызганыч, икесе дә гүр иясе инде, урыннары җәннәттә булсын.
Төп нигез буш түгел. Энем Наил Казаннан кайтып, йорт-җирне карап тора, рәхмәт аңа. Әти-әнинең васыяте шул - төп нигезне ташламаска!
Инде дөньялар тыныч булып, сугышларны күрергә язмасын иде, дигән теләктә калам.
Әтинең 1999 елда үзе язган сугыш турындагы истәлекләрен газетада бастырып булмасмы икән дип, сезгә җибәрәм.
Ихтирам белән, кызы Зәйтүнә.
Мин, Миңнулла Яруллин, 1924 елда туганмын. 1942 елда комбайнчы булып эшләгән вакытта, авылдан Илгиз Тимершин белән мине Ленинградка фронтка җибәрделәр. Ул вакытта
Ленинградны немецлар камап алган иде. Керү бары тик Ладога күле аша гына. Без күп газаплар күреп, күл янына барып җиттек. Анда дошман самолетлары очып кына торды. Томан төшкәннән файдаланып, безне ниндидер пароходка утыртып, икенче якка, морской частька чыгардылар. Безнең белән бергә Күгәйдән Гариф Җәләлиев та бар иде. Ашарга алып кергәч, аш бик ачы булгач, беренче юлы ашап булмады. Без ашханәдән чыгу белән, монда хезмәт итүче моряклар безнең ашны ашап та чыкты. Тора-бара аңа без дә күндек. Бервакыт безне строй белән җырлатып концертка да алып бардылар. Матур гына концерт карап утырганда, һава тревогасы башланды. Тиз генә концертны туктатып, безне подвалга алып төштеләр. Тревога беткәч, концертның дәвамын карадык.
1942-1943 елларда Ленинградта бик авыр булды. Ачлык, һавадан бомбага тотып тордылар. 1942 елның ахырында безне Кронштадтка алып киттеләр. Анда бик тәртип иде, ашау-эчү дә әйбәт булды. Көнгә 900 грамм ипи, иртә белән 20 грамм май да бирделәр. Сугыш коралларында атарга өйрәткәләделәр. 1943 ел башында безне Ленинградка, аннан Токсово станциясенә алып киттеләр. Токсоводан сугышка җибәрәләр иде. Шул вакытта бер солдат тимер юлда каравылда торганда, поезд көпчәге астына бер кулын тыга. Биш бармагы изелә.
Шул солдатны бөтен частьне бергә җыеп, сугышка барырга теләми дип, атып үтерделәр. Шул вакытларда Волхов фронты белән Ленинградныкы кушылды һәм һөҗүмгә күчтеләр. Безнең гас кәрләр Нива аша боз дан барып, каршылык күрсәтүче немецларны җиңеп, оборонага күчте. Шулай да, 8нче часть немецлар кулында калды. Шуннан 1,5 чакрым ераклыкта безнең часть килеп урнашты. Мин элемтәче булгач, телефон кабельләренең, өзелгән җирләрен ялгап йөрдем.
Без землянкада яшәдек. Немецлар атып торгач, снарядлар ярылган җирләрдә кабельләр дә өзелә иде. Безне шул немец атып торган вакытта да кабель ялгарга чыгарып җибәрәләр.
Бер иптәшебез шулай бомба кыйпылчыгы эләгеп, һәлак булды. Шуннан соң, немецлар атканда, полклар белән элемтә булмаса да, чыгармадылар.
Мине штабка чакырып алып, яшь кеше дип, оператив мәгълүматлар тапшыручы итеп билгеләделәр. Мин 80нче бригада штабыннан 23нче дивизиягә оператив сводкалар, яшерен пакетлар йөрттем. Юлда төрле куркыныч хәлләргә очраган вакытлар булды. Бигрәк тә, Нива елгасы аша чыкканда. Немецлар елга аша чыгучы машиналарга туптан атып кына торды. Мессершмитт дигән немец самолетлары, бигрәк тә куркыныч иде. Бик түбәннән очалар иде.
1944 елның 14 гыйнварында 23нче артиллерия дивизиясе бик каты һөҗүмгә әзерләнде. Дивизия штабыннан мине дә алгы сызыкка разведчиклар янына җибәрделәр, ә аннан дошманның туплары кайда урнашуы турында белешмәләрне штабка алып кайта идем. Мине 23нче дивизиянең штабында төрле хәрби йомышларга йөрүче итеп калдырдылар.
Ниһаять, 14 гыйнварда бөтен фронт буенча артиллерия туптан ата башлады. Без ул вакыт Пулковода идек. Сәгать ярым чамасы туптан атып торганнан соң, һөҗүм башланды. Немецлар чигенде.
Ленинград блокададан котылгач, мине «Ленинград оборонасы өчен» һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләделәр. Немецлар чигенгәндә бөтен авылларны, кырдагы бөтен әйберне яндырды. Безгә бик читен булды. Кыш, суык, ачлык иде. Кар өемнәреннән куыш ясап йокладык. Гатчина, Новгород, Псков шәһәрләрен азат итеп, Эстония җиренә кергәч бик шаккаттык. Немецлар аларның бер нәрсәсенә дә тимәгән. Авылларда сыерлар, атлар асрап яталар. Башкасы булмаса да, анда ашау яклары ярыйсы иде. Шунда булган бер вакыйганы язам. Оборонада торганда безнең землянка сазлыкта урнашкан иде. Төнлә йоклап ятканда немец самолетлары тавышы ишетелде. Без аларны тиз таный идек.
Өскә бомба ташлый башладылар. Шуларның берсе землянкабыз кырыена төшеп, җирне чокып кереп, шунда ярылды һәм землянкадагы кешеләрне туфрак белән күмеп куйды. Безне бомба глушить итте, сулыш алып булмый башлады. Бәхеткә, башка землянкадагы иптәшләр безне казып чыгарды. Шуннан бирле бер колагым шаулый торган булып калды. Эстония дән дивизия безне Выборг шәһәре янында урман эченә алып килеп урнаштырдылар. Урман бик куе, хәтта көндез дә караңгы иде. Анда оборонада гына тордык. Шуннан соң Ленинград аркылы Таллин шәһәренә җибәрделәр. Аннан товар вагоннарында Польшага юнәлеш алдык.
Алгы сызыкта күзәтү пункты ясалды. Ул җиргә төнлә генә барып эшли идек. Аны генерал үзе дә безнең белән барып карады һәм шуннан командалык итте. Алга бара-бара немец шәһәрләрен алдык. Шундый пунктлар (алгы сызыкта) ясаган һәм немец җирләренә бәреп кергән өчен, миңа «Кызыл йолдыз» ордены бирделәр. Кыскача гына язганда, безнең дивизия Кингсберг шәһәрен алуда да катнашты. Аның өчен дә медаль бирделәр. Шулай итеп, дивизиябез Эльба елгасына кадәр барып җитүгә, сугыш та бетте. Эльба елгасының икенче ягына Америка гас кәрләре килеп җиткән иде. Алар белән очрашуга да баручылар булды, фотога да төшкәннәр.
Сугыш беткәннән соң Германиядә тагын ике ел хезмәт итәргә туры килде. Хәрби дәрәҗәм сержант булды. Туган җиргә 1947 елның 5 маенда кайттым.
Сугыштан соң күпме вакытлар узса да, барысы да хәтердә уелып калган. Җиңү яулау җиңел булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев