Ул чик бик нәзек
Аксакаллы карт, диңгезне кичү өчен, көймәгә утыр ган. Суның уртасына җиткәч көчле давыл кузгалган.
Зур дулкыннар көймәне йомычка урынына бер яктан икенче якка ташлаган. Барлык кешеләрнең күңелләренә курку кергән: кемдер Аллаһка ялварып, дога укыган, кемдер кычкырган, кайсыларыдыр булган әйберләрен диңгезгә ташлаган. Бер Аксакал гына тыныч калган.
Ниһаять давыл тынган. Сәяхәтчеләрнең йөзләренә алсулык кайткан. Берничәсе зирәк картка сорау белән мөрәҗәгать иткән:
– Сиңа беркайчан да куркыныч булмыймы? Безнең белән үлем арасында нибары көймә тактасы гына икәнен син аңламадыңмы әллә?
– Әлбәттә аңладым. Әмма гомер буена мин яшәү белән үлем арасындагы чикнең тактадан да нәзегрәк була алганына күп тапкырлар инандым, – дигән карт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев