Укытучы турында шаян гыйбарә
Дөньяга яңа укытучы тугач, аның бишеге янына өч фәрештә төшкән.
Беренчесе:
– Син мәңгегә яшь калырсың, чөнки яныңда һәрвакыт балалар булыр, – дигән.
Икенчесе:
– Син уйларың белән дә, күңелең белән дә гүзәл булачаксың, чөнки йөрәгеңне балаларга бирүдән дә күркәмрәк вазифа юк, – дип өстәгән.
Һәм өченче фәрештә:
– Син үлемсез булачаксың, чөнки гомереңне укучыларыңда дәвам итәчәксең, – дип йомгаклаган.
Тик шул вакытта бишек янына дүртенче фәрештә төшеп кунган һәм усал, күңелсез тавыш белән санап киткән:
– Син гомерең буе дәфтәрләр тикшерәчәксең, эш сәгатең төшкә кадәр сигез сәгать, төштән соң сигез сәгать дәвам итәчәк, барлык уйларың мәктәп һәм бары тик мәктәп турында гына булачак һәм беркайчан да күңелең тыныч булмас – гел укучыларың турында борчылырсың. Тәк что, соң булганчы сайла!
Укытучы:
– Соң. Бу фәрештә һәрвакыт соңга калып килә һәм үз гомерләрен мәктәп, балалар белән бәйләргә карар иткән укытучылар беркайчан да әлеге күркәм һөнәргә инде хыянәт итми.
Фото: «ЯҮ» архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев