Укытучы – олы юл башы, күзләреңне ачкан кояшы
Кайларда гына яшәп, нинди генә урыннарда хезмәт куймыйк, үзебезнең балачак, үсмер еллары үткән мәктәпне, укытучыларыбызны искә төшерми мөмкин түгел.
...Табигатьтә яз хакимлек итә, кояш та инде күптән йокыга чумган, ә күктән Ай, яз килүгә тагын да сөенеп, матур төсмерләр өстәп, һәр авыл өенә яктылык тарата. Күптән йортларда утлар сүнгән, ләкин авылның бер йортында ут яна. Бу хуҗалыкта гаиләсе белән укытучы яши. Аның эше күп, ул дәфтәрләр тикшерә. Бер җитдиләнә, көлемсерәп, серле елмаеп ала, ә алдында дәфтәрләр, дәфтәрләр...
Бу сурәтне, бу мизгелләрне бүгенге язмам хуҗасы бик еш кына күңелендә яңартадыр. Укытучы –иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Ә авыл мөгаллимәсе булу икеләтә җаваплылык өсти. Яшьтән сайлаган һөнәренә хыянәт итми ул, мәктәптә укучыларга дәрес бирә. Дәреснең дә ниндиен әле, алгеб ра, геометрия укыта. Мөгаллим исемен йөртү өчен сабырлык, тырышлык кына җитми, табигать биргән, калебеңә сеңгән олы йөрәк һәм балаларны ярата белү бик кирәк. Кеше тормышта нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, аның башында мәктәп, укытучының да өлеше зурдан дип, ышанып әйтә алам.
Бүгенге язмам герое белән язмыш безне Норлат урта мәктәбенә 9-10нчы сыйныфларга укырга килгәч таныштырды. Ул елларда Сәкинә Сафа кызы Ркиева үз дәресенең остасы, тәҗрибәле, тирән белемле укытучы иде. Бүгенге көндә инде без, аның укучылары, Сәкинә апабызның ул еллардагы яшеннән бик күпкә узып та киттек. Кайтып-кайтып, аның таләпчәнлегенә, сабырлыгына, итагатьле булып кала алуына сокланам.
1977 еллар иде бу, без урта белем алырга теләгән егет-кызларны Норлат мәктәбе үзенә сыен дырды. Мәктәпкә тирә-юнь авыллардан ике тугызынчы сыйныф төркеме җыелды. Безне – Тау Иле, Бәчек, Күгеш, Айдар, Мулла Иле авылларыннан килгән егет-кызларны берләштергән «Б» сыйныфында җитәкчебез Гомәр абый Сабитов иде. Мулла Иленнән генә дә унөч бала йөреп укыдык. Ике сыйныфка барлыгы 71 бала. Ә хәзер күп кенә авылларда мәктәбенә ул кадәр укучы бармы икән? Унөч укучы 7-8 чакрымны җәяүләп, саз ерып киләбез, үз- үзебезне тәртипкә салып, беренче дәрескә бик еш кына соңга кала идек. Дәрес башланган булса, кыр казларыдай тезелешеп, акрын гына кереп утырганыбыз исемдә. Ник бер укытучы орышсын: «Ә, молвинолар, үтегез әйдә, үтегез», – дигән сүзләр әле дә онытылмый. Шук малайлар да, укытучы сүзләренә кушылып, бу җөмләне кабатлыйлар иде. Шул укытучылар арасында Сәкинә апабыз да бар. Ул «А» сыйныфы җитәкчесе иде. Анда Норлат, Күгәй, Бакырчы, Татар Исламы авылыннан килгән укучылар җыелган. «А» сыйныфындагы Норлат укучыларының мәктәп еллары тулысынча Сәкинә апа белән бәйле булды. Башлангычтан соң, мәктәпне тәмамланганчы Сәкинә апа аларны үз куенына алып, сыйныф җитәкчеләре булып торды.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да. Бер сыйныфта – 39, икенчесендә 32 укучы, шуларның игътибарын җәлеп итеп кара син! Әле бу – ике параллель гына, безнең ише дистәләгән сыйныфлар бит мәктәптә. Ә Сәкинә апабыз, гомерен балаларга багышлаган, тормышын белем бирүгә алынган шәхес буларак, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы мөгаллимә булып кала бирде. Әле дә хатирәләрне яңартып, «А» сыйныфы укучылары үзләренең өлкәнрәк укучылардан ишеткән: «Сез ничек аннан курыкмыйсыз, ул бит шундый усал?!» – дигән сүзләрне исләренә төшерә. Һәм 32 укучы, сүз куешкан кебек: «Юк, ул усал түгел, таләпчән була белде», – диеп кабатлыйлар. Ләкин мин аның безгә тавыш күтәреп орышканын бер дә хәтерләмим. Аның бер күз карашы бик күп нәрсәне аңлата иде. (Язманы тулысынча газетабызның 16нчы санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Сакина апаны ихтирам итэм. Талэпчэн, бик гадел укытучы иде. Дэреслэрдэн сон остэмэ алгебра хэм геометриядан хэзерлэнэ идек. Анын да бит ойдэ эшлэредэ булгандыр, 2 бала анасы иде дэ бит. Озын гомерле, исэн сау бусын. Рэхмэт ана.
0
0