Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Укучыбыз Лилия: «Әнидән ялварып гафу сорый идем. Ләкин...»

Әни кеше үпкәләп, баласы белән яртышар ел сөйләшми.

...Әни гаиләдә иң аңлаучан, һәрвакыт ярдәм итәргә, ничек кенә ачуы чыкканда да баласын кочагына алырга әзер кеше дип беләм. Әмма минем үземә андый әни насыйп булмады. Шуның кадәр аның назына, якынлыгына тилмереп үстем. Башка балалар, яшүсмерләр кебек әни белән сөйләшеп утырасым, курку-борчуларым белән уртаклашасым, киңәшләрен ишетәсем бик килде. Әмма…

Әни мине гел дәшмәве, сөйләшмәве белән җәзалады. Ә ул моны бик еш, юк кына сәбәп табып та эшли иде. Ишегалдында күрше малае белән сугышаммы (аның беренче булып башлавы исәп түгел), дүртле аламмы, тузан сөрткәннән соң кайда да булса бер бөртек тузан күрәме... Гомумән, мине ике сәгатьләп «күрмәс һәм ишетмәс» өчен, теләсә нинди нигез таба. Кечкенә булганда, еш кына елый һәм әнидән ялварып гафу сорый идем. Әмма бернәрсә дә ярдәм итмәде – һичьюгы ике сәгатьләп вакыт үтмичә авызын ачмый иде.

Әти тыгылмады, без үзара аң­лашырбыз әле дип санады бугай. Үсә-үсә мин моңа күнектем, гафу сорамый башладым, чөнки моның файдасыз икәнен беләм. Һәм әни чираттагы тапкыр минем белән сөйләшми башлагач, үз бүлмәмә кереп китә, яки урамга чыга идем. Вакытлар узу белән безнең үзара сөйләшмәвебез сузыла башлады. Ә мин Казанга укырга кердем һәм фатирда яшим, бик сирәк кайтам, шуңа атналар буе сөйләшмибез.
Хәзер, җәйге экзамен­нарымны тап­шырып бетергәннән соң, каникулга өйгә Яшел Үзәнгә кайттым да, турыдан туры әти янына киттем. Ул әни белән законно аерылышмаса да, күптән аерым яши инде, шулай ук хатынының шундый характерына түзә алмады. Әлегәчә әни белән ярты елга якын аралашмадык, чөнки узган кайтуымда, кышкы сессиямне ике дүртлегә ябуыма үпкәләп, шалтыратмады да, язмады да. Мин берничә тапкыр шалтыратып карадым, тик ул җавап бирмәде.

Төштән соң әти миннән әни янына бару-бармавым турында сорады. Ә мин, аның янына барудан мәгънә юк, барыбер сөйләшмәячәк, дип җавап бирдем. Әти белән әни инде, шулай ук, ике айдан артык аралашмый икән. Соңгы очрашуларында әни әтигә ни өчендер үпкәләгән, ни өчен икәнен, нәрсә майтарганын әти үзе дә белми.

Бер яктан, әни белән озак ара­лашмыйча яшәүгә мин инде күптән ияләндем, ә икенче яктан – барыбер күңел тыныч түгел, әле мин аны әти белән сөйләшеп тора, исән-саудыр дип уйлый идем. Шалтыратам, трубкасын алмый, әтигә дә җавап бирми. Ул да бит безнең ни хәлдә яшәвебезне белми һәм белергә дә теләми бугай... Әни шундый буламы? Мин аны, нинди генә булуына карамастан, бик сагынам. Хәзер инде зурларча уйлардан елыйм. Әнигә ярарга тырышып узган балачагымны кызганып елыйм, хәзерге әнисез көннәремне уйлап елыйм. Әле ярый әти бар. Әмма мин кыз бала һәм шушы яшемдә дә әнигә мохтаҗ бит әле мин. Сөйләшәсем, серләшәсем килә.

Тагын шундый әниләр бармы икән ул минеке кебек?

Лилия Н.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев