Укучыларыбыз сорауларына прокурор җавап бирә
– Административ штрафны түләмәсәң нинди җаваплылык каралган?
– Административ штраф түләү РФ КоАПның 20.25нче маддәсендә каралган һәм ул 5 өлештән тора, – дип аңлата Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов. – Күрсәтелгән маддәнең 1нче өлеше буенча түләнмәгән административ штраф суммасы ике тапкыр күләмдә арта, әмма ул бер мең сумнан да ким булмаска тиеш, йә унбиш тәүлеккә кадәр админис тратив кулга алыну, йә булмаса илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә.
Бу маддәнең 2нче өлешендә каралганча, административ кулга алыну урынын үз белдеге белән калдырып киткән яисә админис тратив кулга алынудан читләшкән өчен унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару күздә тотыла.
Әмма монда искәрмә бар:
Әлеге маддәнең 1нче өлешендә билгеләнгән административ кулга алыну бу кодексның 12нче бүлегендә каралган һәм махсус техник чараларның автомат режимын кулланып теркәлгән административ хокук бозган өчен билгеләнгән штрафны түләмәүчегә кулланыла алмый. Бу искәрмә автотранспорт чараларын йөртүчеләрнең фото һәм видео-фиксация ярдәмендә ачыкланган хокук бозуларына гына кагыла.
– Туберкулезлы авырулар көчләп дәваханәгә салына аламы?
– «Россия Федерациясендә туберкулезның таралуын кисәтү турында» федераль законның 10нчы маддәсендәге 2нче пункты нигезендә, берничә тапкыр санитария-эпидемиягә каршы режимны бозучылар, шулай ук алдан уйлап туберкулезны ачыклау һәм дәвалау дан читләшүчеләр, суд карарлары нигезендә, мәҗбүри тикшерү һәм дәвалау өчен махсуслаштырылган медицина оешмаларына госпитализацияләнә, – дип ачыклык кертә прокурор ярдәмчесе Регина Гыйм ранова. –Госпитализация турында карар туберкулезга каршы медицина оешмасы урнашкан урын буенча суд тарафыннан чыгарыла. Бу хактагы гариза судка туберкулезга каршы медицина оешмасы җитәкчесе тарафыннан җибәрелә.
Закон нигезендә башкарма документ федераль суд приставлары хезмәтенең вазыйфаи затлары тарафыннан үтәлергә тиеш.
Суд приставы туберкулезлы авыруны эзләтеп алучының гаризасы буенча, өч көн эчендә башкарма производство кузгату яки законда каралган нигезләр булганда, башкарма производство кузгатудан баш тарту турында карар чыгара.
– Административ җаваплылык ничә яшьтән билгеләнә?
– Административ хокук бозу кылган мизгелгә уналты яшь тулган зат административ җаваплылыкка тартыла, – дип сорауга җавап бирә прокурор ярдәмчесе Лиана Низамова. – Шулай да эшнең конкрет үзенчәлекләрен һәм мәгълүматларын исәпкә алып, уналты яшьтән унсигез яшькә кадәр административ хокук бозган затлар, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау турында федераль законнарда каралган йогынты чараларын кулланып, административ җаваплылыктан азат ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев