Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучылар планшетлы булды

Төп дәүләт имтиханын һәм БДИ тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучыларына Президентыбыз ярдәмгә килә.

Республикабызның күп балалы һәм аз керемле гаиләләрендә 9-10-11нче сыйныфта укучылар, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, планшетлы булачак, дип хәбәр иткән идек.

Инде менә бу атнада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы респуб ликабыз район-шәһәрләренә аны таратты. Яшел Үзәнгә 44 планшет бирелде.
Биш балалы Исмәгыйлевлар гаиләсе өчен, әлбәттә инде, дистанцион уку авырлык лар тудыра. Бер баласы булган әти-әниләр дә онлайн белем алу бик читен дип зарлана әле монда. Ике кызлары һәм өч малайлары да 5нче гимназиядә белем ала. Әниләре Чулпан сөйләве буенча, кызларга – ноутбук, ә малайларга компьютер икән. Балалар төрле сменада укый, шуңа да ничек тә җайлашырга тырышалар. Өй эшләрен соңрак җибәрәселәре булса, укытучыны алдан кисәтеп куялар. Олы кызлары Мәрьям быел IX сыйныфны тәмамлый, аеручы җаваплы чорда имтиханнарга ныклап әзерләнергә кирәк.

– Безнең гимназиядә планшет дистанцион укуда бушлай файдалану өчен ике укучыга вакытлыча бирелә. Бу техника мәктәп балансында сакланачак, – дип аңлата гимназия директоры Гүзәл Нуриева.

Өч балалы Гатаул линнар гаиләсе дә планшетлы булды. Алар моңа кадәр телефоннан гына укырга мәҗбүр булган.
Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә мондый техника барлыгы 12 укучыга тапшырыла. Аны бу атнада график буенча бирә башладылар инде. Без килгән көнне ике гаилә планшетлы булды. 9 балалы Орешиннар гаиләсе өчен дә техника җитмәү үзен нык сиздерә. Олысына инде 36 яшь булса, кечеләренә 14 яшь. Мәктәп укучыларына да, студентларга да бигүк җиңел булмаган хәлдән чыгу җаен табарга кирәк.

– Моңа кадәр компьютер, телефон аша шөгыльләнгән булсак, хәзер үземнең планшет белән белем алуы күпкә җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Төрле вакытта укыйбыз. Апа иртәдән үк компьютер алдына килеп утырса, минем дәресләр бераз соңрак башлана, – ди Яков Орешин.

Пиликовлар гаи ләсендә исә 4 бала тәрбияләнә. I, IX, X сыйныфта укучыларга хөкүмәттән бирелгән ярдәм шулай ук бик тә кирәкле. Ничек кенә булса да, сабырлыкларыбызны җыеп, һәркемгә дә – укытучыларга, балаларга, әти-әниләргә җиңел булмаган чорны узып, яраткан мәктәбебездә күрешергә язсын иде. Мәктәптә белем алудан да рәхәте юк икән бит, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев