Угры хәйриячеләр
Кая таба тәгәри икән дөньясы, белмисезме, җәмәгать? Әллә инде кечкенә вакытта әбиләребездән ишеткән шул «ана – улны, ата кызны белмәс заман»нарның килеп җитүеме? Хәтта авыру балаларыбыз хисабына акча эшләү кебек түбәнлектән дә чирканмыйбыз.
Халык күп йөри торган урыннарда «Авыру балага ярдәм итегез» дип язылган әрҗәләр, шундый плакатлар тотып торучы хатын-кызларга игътибар иткәнегез бардыр. Бик күпләребез, әлбәттә, алар яныннан битараф үтеп китә алмый берсүзсез акчасын да калдыра. Әлеге бизнес (әйе, шаккатмагыз) нәкъ менә шундый миһербанлы затларның нечкә күңел кылларына барып ирешүгә корылган да инде. Каршысында репутациясенә тап тимәгән хәйрия фондымы, әллә шундыйларның исемен үз мәнфәгатьләрендә кулланучы аферистмы икәнен гади кешегә аеруы бик читен. Чөнки аларның таләп ителгән фонд та, авыру бала да һәм барлык документлары да бар.
Мондый «акыллы башлар» теләсә нинди адрес күрсәтеп, матур исем кушып, хәтта уставларын да булдырып хәйрия фонды оештыра. Һәм чынлап та бик тә ярдәмгә мохтаҗ, җитди авырулы гаиләләр белән «без сезгә ярдәм итәчәкбез» дип килешү төзи. Ерак йөрисе юк, үзебез яшәгән Яшел Үзәндә, борын төбендә генә дә майтарылып ята шундый искитмәле эшләр.
Балалары яки якыннарына ярдәм итү өчен барына да әзер торучыларны ышандырасы бик җиңел, чөнки алар саламга тотынырга да риза. Бездәге авыру балалы ханым да аларга зур өметләр баглый. Әмма алар акланмый гына. Әлеге «дуслар» бер айдан соң нибары 10 мең сум алып килеп тоттыра. Һәм өч ай буе шулай. Инде ул оялып кына «нигә болай аз соң, минем баламның фотосы һәм аның турында мәгълүмат язылган әрҗәләр бит бездә генә түгел, Казанда да күп урында тора» дип сорый. Аңа, акча җыю бер сезнең балага гына бармый, дип җавап бирәләр. Соңыннан әлеге ханым, Яшел Үзәндә аның кебек ышанучан тагын 10 гаиләнең шундый хәл белән очрашуын белә. Фондның президенты да еш кына алышынып тора, килешүдә күрсәтелгән адрес буенча, бөтенләй, ниндидер кибет урнашкан була. Шуннан бу гаилә алар белән хезмәттәшлектән баш тарта. Тик тегеләренең шундый майлы калҗаны тиз генә кулларыннан ычкындырасылары килми, озак кына үгетләп йөриләр әле.
Әлеге авыру кыз фотосы беркетелгән әрҗә урнаштырылган Яшел Үзән кибете вәкиле сүзләренә караганда, шундый бер пункт 10 мең сум тирәсе җыя икән. Бу кечкенә шәһәрдә. Ә Казан кебек зур шәһәрдәге шундый әрҗәдә җыелган сумма берничә тапкырга арта. Кешеләр гадәттә 50-100 сумлыклар салалар. Тартмалар саны 1-2 генә түгел, унга якын. Калган акчалар кайда соң? Кайда икәне билгеле...
Авыру баласының гомерен бер сәгатькә булса да озынайту максатыннан һәр тиенне дәвалауга тотучы ата-аналарда, «хәйрия бар, ярдәм итәргә мөмкин» дип үзләренә ышаныч тудыру өчен зур тырышлык куеп эшләүче фондлар, шулай оятсызларча гадел исемнәренә тап төшерүчеләрнең гамәлләренә киртә куярга тырыша. Тик аларның койрыкларына басу бер көнлек эш түгел. Тоткан очракта да җаваплылыкка тарту икеле, чөнки акча бирергә алар беребезне дә мәҗбүр итми, үзебез теләп тартмага салабыз. Шуңа күрә, ярдәм итәргә теләүчеләр авыру баланың ата-анасы белән телефон аша яки күрешеп аралашу җаен тапсалар иде. Билгесез затларны баетып ятканчы, акчаны шәхсән гаиләгә тапшыру дөресрәк булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев