Уч төбендә дөнья (хикәянең дәвамы)
Нурия көзгә техникумга укырга барырга әзерләнде. Үзен дә онытмый, зәңгәр җирлеккә вак-вак күбәләкләр төшкән тукымадан бала итәкле озын күлмәк тегеп куйды. Бераз гына куркып та, сөенеп тә әзерләнде ул укуга. Укый алырмы, аны чит-ят итмәсләрме...
Хикәянең башын монда укырга мөмкин:
Кайвакытларда әбисе белән сүзгә дә кереп ала:
– Кызык инде син, әби, гел түшлек тектерәсең, күкрәкчә әйбәтрәк бит?
– Түшкә җылы бит, кызым. Аннары, син әйткән ул нәмәстә белән тыным бетә минем.
– Ыштаннарыңны кара инде, эскәмия буе...
– Картайгач белерсең әле, үзең дә әйтерсең, әйбәт икән бу, дип. Тирләтми, пышлыктырмый, йөрергә уңай алар, – дип, әбисе аңа да җавап таба.
Әбисе белән килеште Нурия, ул әйтсә, дөрес инде. Эшсез тик утырырга туры килмәде, дип искә ала ул.
– Кулъяулыклар да читлим, синеке матур чыга, дип, хөрдәли-хөрдәли эшләтәләр иде мине. Әби дә гел үсендереп, мактап торды:
– Менә, ичмасам, минем кызым булдыра, күрдегезме? Эшлә, бәбием, эшлә, эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнүең үзең өчен калыр, – дия иде.
Башта әбисенә күкрәкчә, түшлек, ыштаннар теккән булса, соңрак үзенә берсеннән-берсе матур күлмәкләр тегеп киде. Беренче теккән күлмәгендә кара җирлеккә ак түгәрәкләр төшерелгән иде. Ул аны киеп, әби-бабасы алдында әйләнде дә, әйләнде. Аларны яратып кочып, үбеп тә алды. Әби-бабай шул вакытта, тәүфыйгың артсын, шатлыкларның тагын да зурысын бир бу балага, дип, матур теләкләр теләп, аның кыланышына сөенеп утыра бирәләр иде. Әбисе дә, туганнары да ул теккән күлмәкләрне киеп кинәнделәр. Күрше-күлән дә, кызның үзенә әйтергә оялып, әбисе аша гына:
– Нуриянең бәйрәмгә берәр күлмәк кенә тегеп бирергә вакыты булмасмы икән? – дия торган булдылар. Шулай күршеләр дә кызның вакытын, мөмкинчелекләрен белеп, әбидән рөхсәтләр сорап, күлмәк, итәк, костюмнар тектерделәр.
Салкын көзе, озын кышлары, эше бетә белмәс яз, җәйләре, ике еллап вакыт яраткан шөгыль белән сизелми дә үтеп китте. Нурия көзгә техникумга укырга барырга әзерләнде. Үзен дә онытмый, зәңгәр җирлеккә вак-вак күбәләкләр төшкән тукымадан бала итәкле озын күлмәк тегеп куйды. Бераз гына куркып та, сөенеп тә әзерләнде ул укуга. Укый алырмы, аны чит-ят итмәсләрме... Озак көткән беренче сентябрь дә җитте. Кама елгасы буена кадәр бабасы аңа кечкенә чемоданын күтәреп барырга булышты, аннан су трамвае белән Алабуга шәһәренә килделәр. Инде моннан техникум күренеп үк тора. Алар, яшәргә урын юнәтеп, шатлана-шатлана тулай торакка юл тоттылар. Нуриягә бу урыннар таныш, алар ике катлы агач йортның икенче катына күтәрелеп, җиденче бүлмәгә керделәр. Бүлмә ачык, анда алты карават, уртада – зур өстәл. Бабасы аны шушы бүлмәдә калдырып китте.
Ул янәдән студент, тик аның төркемдәшләре генә укуларын тәмамлап, таралышканнар шул инде. Укуның тагын бер елы бик тиз узып китте, шул вакыт эчендә практикага Минзәләгә дә кайтып килергә туры килде. Нурия техникумны уңышлы гына тәмамлап, практика үткәргән Минзәлә район үзәк китапханәсенә юллама белән эшкә кайтты.
* * *
Китапханәче хезмәтенә бик яратып кереп китте ул. Практика вакытында ук үзен яхшы яктан күрсәткән кызга, эшкә кайтып ярты ел үтүгә, китап тәкьдим итү кичәсен алып бару йөкләнде.
Роза Гыйззәтуллина – Хәмидуллина.
Мулла Иле – Яр Чаллы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев